16 февраль 2017 яңалыклары
-
Сайтыбызда тавыш бирү актив бара
Беренче лидерлар да билгеле булды: Лениногорскидан Вәлиевлар гаиләсе өчен элеге вакытка иң күп тавыш бирелгән. Алардан Ишморатовлар, Каримовлар гаиләләре әз генә калышып бара. Исегезгә төшерәбез! Тавышны көндә бирергә кирәк. Катнашучыларның фотоларын сул якта урнашкан : Конкурс Без әти белән бергә дигән баннерга басып кереп карарга була.
-
Лениногорск кызы Анастасия Идиатуллинаны дәвалау өчен кирәкле сумма җыелган
Шулай дип социаль челтәрдә хәбәр ителә. Кызга ярдәм итү теләген бик күп лениногорскилылар белдерде: балалар бакчалары, мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре уздырылды, Мәдәният сараенда концерт үтте. Әлеге җыелган акчалар Анастасиягә Германиягә китеп, дәвалану мөмкинлеге бирәчәк. Терелеп кайтыр дип ышанып калабыз!
-
Лениногорск уку йортлары волейбол уйнады (фотолар)
13-15 февраль аралыгында шәһәрнең уку йортлары волейболда көч сынашты. Нәтиҗәләр: Егетләр: I урын - ЛНТ командасы, II урында- КНИТУ КАИ, III урынны - ЛПК егетләре. Кызлар: I урында- ЛНТ, II урын - КНИТУ КАИ, III урында ЛМХПК командалары.
-
Мөселманнар өчен уникаль телефон чыккан (ФОТО)
Яңа модельгә "Belief" исемен кушканнар. Аны уйлап табучылар телефонның илдә беренче мөселман смартфоны икәнен һәм аңа аналоглар булмавын әйтә. Экспертлар билгеләвенчә, смартфон башка модельләрдән шактый аерылып тора һәм аны уникаль дип тә атап була. Иң беренче аерылмасы -- мөселманнарга юнәлдерелгән программа тәэминаты. Мәсәлән, урынга карап, намаз вакытын хисаплау, намазны калдырмас...
-
Лениногорскилылар акробатикада сынатмады - призлы урыннар яулады
Шушы көннәрдә Октябрьск шәһәрендә узган бөтенроссия спорт акробатикасы ярышында безнекеләр дә сынатмады. Спортчыларыбыз акробатиканың өч төрендә: егет-кызлар , аерым егетләр һәм аерым кызлар көч сынашты. Нәтиҗәдә, катнаш парлардагы ярышта 12 нче лицей укучысы Дарина Федорова һәм нефть техникумы студенты Дамир Варисов өченче урынны яулады. Егетләр арасындагы ярышта 12 нче лицей...
-
Игътибар! Бәйгедә тавыш бирү башланды
Тавыш бирү бүгеннән алып 27 февраль 12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. ТАВЫШ БИРҮ ТӘРТИБЕ: 1. Сул як баганада катнашучылар язылган. Сез тавыш бирә торган гаиләнең фамилиясе кырыенда урнашкан ноктага басарга кирәк. 2. Иң аста "Әйе" сүзе бар. Шуңа басып, тавыш биргәнегезне белдерергә кирәк.(Шуннан соң тавыш кабул ителә.) 3. Тавышны көндә...
-
Радионың сәнгать советы Ришат Төхфәтуллинның җырларын нигә үткәрмәгән?
Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре...
-
Лениногорск кызы Ангелина Петрова Республика конкурсы лауреаты
15 февральдә Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге республикакүләм яшь музыкантлар конкурсы узды. "Классик гитарада башкаручылар" номинациясендә Лениногорск балалар музыка мәктәбенә йөрүче Ангелина Петрова III дәрәҗә лауреаты булды (остазы Р.Ш.Әхмәтҗанов) Котлыйбыз!
-
Исерек килеш руль артына утырсаң...
Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш рульгә утыручылар саны кимеми. Бер мизгелгә генә игътибарсызлык күрсәтсәң дә, һәлакәткә очравыңны көт тә тор хәзер. Юлларда автомобильләрнең саны елдан-ел арта, игътибарсыз яшьләрнең күбесе тизлекне санаулы минутлар эчендә җыя торган чит ил машиналарында җилдерә. "Берәр җиргә бәрелә, гаепсез кешеләрне генә әрәм итә күрмәсәгез ярар...
-
Лениногорскилыны 1,5 елга хөкем иткәннәр
Лениногорскилыны наркотиклар саклаган өчен 1,5 ел катгый режимлы колониядә үткәрергә хөкем иткәннәр. Узган елның сентябрь аенда шул ук җинаять өчен Р. Б. 1,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән була. Тик ул полициягә тиешле килми, тәртип бозып йөри башлый, һәм административ җаваплылыкка тартыла. Суд шартлы җазаны реальгә алаштырырга дигән карарга килә.
-
Лениногорскилыларга бүген Йолдызлар ниләр вәгъдә итә?
Овен Вы будете озабочены деловыми вопросами - вплоть до того, что если что-то выходит из-под его контроля, вы можете воспринять это как личное оскорбление. Вообще эмоциональная и чересчур острая реакция на практические задачи рискует стать визитной карточкой этого дня. Особенно если вам покажется, есть повод для ревности. Телец Сегодня вы...