16 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарымсаклы балык
1 кг балык, 5-7 тырнак сарымсак, 100 грамм су, 1 аш кашыгы кукуруз оны, тоз, борыч, алына. Чистартылган балыкны 6-8 см калынлыкта кисеп, һәр кисәккә 2-3 кыек кисем ясагыз, тоз, борыч сибегез. Табада үсемлек маен җиңелчә төтен чыгарлык итеп кыздырыгыз. Балык кисәкләрен онда әвәләп, әзер булганчы ике ягын да әлеге...
-
Көчле җил, яңгыр, яшен якынлаша
Синоптиклар һава торышының начараюын хәбәр итә. Иртәгә иртән һәм көндез яшенле яңгыр көтелә, көчле җил исәчәк. Республика буенча иртәгә 14-19 градус җылы булачак, көнчыгыш районнарда 23 градуска кадәр җылыта.
-
Лениногорскида милли көрәш буенча шәһәр беренчелеге үтте (җиңүчеләр +фото)
Шәһәр һәм районда яшәүче ир-егетләр татарча көрәш буенча шәһәр беренчелеге өчен көч сынашты. Илледән артык көрәшче егет Яшьләр эшләре идарәсенең спорт залына җыелды. Арада беренче тапкыр үзләрен бу өлкәдә сынаучылар да, күп тапкыр җиңүгә ирешкәннәр дә бар иде. Иң яшь көрәшчеләргә җиде булса, өлкәннәр арасыннан унсигез тулып узганнар да бар...
-
Лениногорскида каракны тоткарлаганнар
Лениногорскида ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре танышларын кыйнап, аннан талап чыккан кешене тоткарлыйлар. Әлеге хәл Тукай урамындагы бер йортта була. Баштан ул 85 яшьлек танышына кунакка килә, бергә эчәләр, аннан шулай ук кунакка килгән хатынның телефонын тартып ала, ирне кыйныйм, дип куркыта. Телефонны тиз генә ломбардка тапшыра, 500 сумга. Каракны...
-
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов дүртенчегә барырга җыена?
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм "Гүзәл-Илдар" җыр театры директоры Илдар Хәкимов 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанның "Уникс" концертлар залында кабат "Улым" программасын тәкъдим итәчәк. Артистлар юкка гына 1 июнь көнен сайламаган: бу көнне алар чын балалар бәйрәме уздырырга җыена. - "Улым" дип исемләнгән театральләштерелгән программагызны...
-
Лениногорскилыларны бергәләп зарядка ясарга чакыралар
Ул иртәгә -17 апрель көнне шәһәрнең үзәк мәйданында үтә. "Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында уздырылучы әлеге чара сәгать 11 00дә башлана. Сез дә катнашыгыз.
-
Лениногорскилылар өчен «Кайнар линия» эшли
Хезмәт законнары өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатында, "кайнар линия" оештырылды. Әгәр эш хакын «конвертлата» түләү, эш хакын түләүдә тоткарлыклар, рәсми рәвештә урнашмыйча эшләүдә хокук бозулар буенча мәгълүматыгыз бар икән, 5-13-74, 5-58-99 «ышаныч телефоннары»на шалтыратыгыз. Шулай ук бу хакта «Халык контроле»нә дә мөрәҗәгать җибәрергә була.
-
Лениногорскида алты район авыл җирлеге башлыклары очрашып семинар үткәрде (ФОТОЛАР)
Шәһәр Мәдәният сараенда җирле үзидарә эшчәнлегенә кагылышлы киңәшмә узды. Анда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук республиканың алты районыннан авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу өйрәтү-укыту семинары рәвешендә узды. Биредә төрле министрлык вәкилләре җирле үзидарәгә кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләде, аңлатты, шулай ук сорауларга...
-
Лениногорскиның “Үлемсез полкы”
Бөек Җиңүнең җитмеш беренче еллыгын каршы алырга әзерләнәбез. Әле шушы көннәрдә шәһәр һәм район ветераннар советында "Лениногорскилыларның үлемсез полкы" стендын ачу тантанасы үтте. Төрле буын вәкилләре җыелган иде: арада күкрәкләренә медальләр таккан сугыш ветераннары да, иҗтимагый тормышта актив катнашучылар да, мәктәп укучылары да бар. Әлеге стенд бүлмәнең бер як стенасын...