16 апрель 2017 яңалыклары
-
Бәйгебезгә катнашучы парлар өстәлә тора: Рамил һәм Алсу
Рамил һәм Алсу Галиевлар. Лениногорск шәһәрендә яшиләр. Узган елның декабрь аенда гаилә корганнар.
-
Нәни шөгерлеләрнең сәхнәгә беренче адымы
Чкалов исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары - 2 "Б" малай-кызлары "Төлке һәм Куян" исемле әкият-пьеса күрсәттеләр, дип яза мәктәп сайты. Укучылар беренче тапкыр гына сәхнәгә чыкса да, үзләрен чын артистларча тотып, менә дигән итеп уйнаганнар. Китапханәче Гөлфия Шәйдуллина тарафыннан әзерләнгән тамашаны башлангыч сыйныф укучылары караганнар һәм бик ошатканнар. Кечкенә артистларга...
-
Репетитор, сиделка, няня һәм эшләми торган гражданнар мәҗбүри иминият полисыннан колак кагаргамы?
Мондый тәкъдим Россия федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга каралган планнары докладыннан билгеле булды. Министрлык мәҗбүри иминият фонды белән берлектә бюджет акчаларын экономияләү максатыннан өйдә эшләүче әлеге категория кешеләргә ашыгыч ярдәмне генә калдырмакчылар. Ә менә сәламәтлек саклау буенча экспертлар бу адымны, киресенчә, дәүләткә өстәмә чыгым гына...
-
Конкурсыбызда катнашучы пар: Галимовлар гаиләсе
Лениногорск шәһәреннән Илшат һәм Ләйсән Галимовлар. Бүгенге көндә алар ике кыз үстерәләр. Илшат машина йөртүче, Ләйсән шәфкать туташы булып эшли.
-
Лениногорскилылар, бүгенге бушлай концерт турында онытмадыгызмы?
Бүген кич белән шәһәрнең Мәдәният сараенда "Халыклар дуслыгы" исемле күчмә Фестиваль узачак. Фестиваль "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" Дәүләт оешмасы тарафыннан Республика дәүләт камеры хоры һәм "Казан нуры" халык инструментлары оркестры белән берлектә оештырылган. Башлана 18:00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Лениногорскида Пасха күчтәнәчләрен җыюны иртәдән башладылар
Православие динен тотучылар бүген Пасха бәйрәмен билгеләп үтә. Бала-чага иртәдән үк - сәгать алты тулганганчы ук бәйрәм белән котлап, йорттан-йортка, фатирдан-фатирга кереп йөрде, конфет, йомырка, акча, печенье ише күчтәнәчләр җыйды. "Традицион диннәр үсешенә даими ярдәм күрсәтелә, төрле халык вәкилләре һәм төрле дин тотучылар арасында хезмәттәшлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур...
-
Бөгелмә районында ЮХИДИдан качкан машина йөртүчесе зур аварияга эләгеп һәлак булган
Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информга" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәте Яшьләр урамы 4нче йорт янында төнге сәгать өчләр тирәсендә булган. Ачыкланганча, "Хендэ Солярис" автомобилен йөртүче өч пассажиры белән ЮХИДИ экипажыннан качып...