16 май 2014 яңалыклары
-
Лениногорск ЗАГСында гаилә бәйрәме үтте
Халыкара гаилә көнендә шәһәребезнең ЗАГС бүлегенә тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылды. Бүген Лениногорск районында шундый 23 гаилә яши. Аларга район администрациясе исменнән бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк Никифоров, Шерстневлар гаиләләренә, шулай ук В.Елисеева, Р.Сабирҗанова, Н.Сивачевага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. - Гаилә - җәмгыятьнең тоткасы,...
-
"Заман сулышы" газеты призлар уйната
Игътибар 22 майда "Заман сулышы" газеты редакциясе үзәк почтада узачак "Газетка язылучы көне" акциясендә катнаша Киңәш итәбез Язылып өлгермәгәннәргә "Заман сулышы"на 22 майда язылырга. Белеп торыгыз Әлеге көнне "Заман сулышы"на язылучылар арасында призлар уйнатачакбыз. Килеп чыгыгыз Приз отучыларны үзәк почтада 16.00 сәгатьтә ачыклыйбыз. Мөмкинлегегез булса - Куйбышев урамы, 15 нче...
-
Лениногорскида экологик рейд үткәрелде
Экологик икеайлык кысаларында, шәһәр Советының экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Борис Зелепугин җитәкчелегендә шәһәрдәге микрорайон һәм шәхси сектор буенча рейд үткәрде. Анда район башлыгы урынбасары Р.Рафикова, кеше хокуклары буенча вәкил Людмила Наумова, шәһәр башкарма комитеты белгечләре, «БиО» җәмгыяте һәм редакция вәкилләре катнашты. Төп тикшерү объектлары...
-
Лениногорсида 9 мең төптән артык агач утыртылды
Экологик икеайлык кысаларында, шәһәр һәм районда 9мең 452 төп агач утыртылды. Усак - 6 мең 700 төп, шулай ук юкә, каен һәм тирәк агачлары утыртылды. 15 май көнне Лениноградская урамында яшь юкә агачлары утыртылды. Әлеге эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
-
Авыллар сусыз калды
Берничә авылдан шалтыратып, сусыз калулары турында хәбәр иттеләр. Сарабикколдан Мәхмүт Әхмәтов шалтыратты: - Ярдәм итегез әле, суыбызны өзделәр, берни эшли алмыйбыз. Авылда бурычын түләмәгән 6-7 кеше бар, шуның аркасында без зыян күрәбез. Мәсәлән, намаз укучылар бар, аларга иртән үк тәһарәт алырга кирәк, шулай ук яшь балалы гаиләләргә, гомумән, барлык кешегә...