16 июнь 2015 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова ире белән ник аерылышкан?
"Илсөя ханым белән Илфак Шиһапов бергә тормыйлар икән" дигән имеш-мимешләр халык телендә күптән йөрсә дә, әлеге пар гаилә хәлләре турындагы серне озак вакыт халыкка чыгармады. Бу сүзләрнең чын хәл булуы шушы көннәрдә ачыкланды. Илфак Шиһаповның "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсеннән соң барлык имеш-мимешләргә дә, ниһаять, нокта куелды. Шулай итеп, «аерылган»...
-
Лениногорскилылар футбол уйнады
Шушы көннәрдә Геофизика поселогындагы 13 нче мәктәпнең футбол кырында гадәти булмаган уен үтте. Җирле вәкаләтле органнарга депутатлыкка кандидатлар командасы сайлаучылар белән футбол уйнады. 1 июньгәчә барлык авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә партия эчендә алдан тавыш бирү - праймериз узган иде. Ул республиканың барлык районнарында үтеп, аның тәмамлануын "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы...
-
“ТАТМЕДИА” оештырган бәйгедә һәркем катнаша ала
Иң эре төбәк медиакомпанияләреннән берсе булган "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте "ТАТМЕДИАНЫҢ легендар брендлары" дигән бәйге үткәрә. Әлеге конкурсның асылы газета-журнал, электрон басма һәм телерадиокомпания редакцияләре үзләре хакында сөйләгән иң мавыктыргыч тарихны ачыклаудан гыйбарәт. Эшләргә республикада яшәүче һәркем бәя һәм тавыш бирә ала. Татарстанда күп кенә газета-журналлар инде 90-100 елдан артык нәшер...
-
Жанна Фриске вафат
Дүшәмбе, 15 июнь кичендә, танылган җырчы Жанна Фриске вафат булды. Озакка сузылган каты авырудан соң, кичке сәгать 10да җырчының күзләре мәңгелеккә йомылган. Жанна Фриске ике елга якын ракка каршы көрәште. Аңа барлык кеше ярдәм итәргә теләде. Хәйрия фондына танылган шәхесләрдән алып, гадәти гаилә әгъзалары да бик теләп акча күчерде. Җырчыны...