16 июнь 2016 яңалыклары
-
"Заман сулышы" призлар уйнатты, кем отты
Бүген шәһәр һәм районда "Газетка язылучы көне" үтте, сәгать дүрттә "Заман сулышы"на язылучылар арасында призлар уйнаттык. Менә алар приз - отучылар: Ике литр сыек майны Урдалыда яшәүче Дамир шарапов отты. Душ өчен кирәк-яракларны - шәһәрнең чайковский урамында яшәүче Бадыкшанова З.И. 200 граммлы чәйне - Тимәштән шәфкать туташы булып эшләп, хәзер...
-
Идел елгасында гаҗәеп бер җан иясе тапканнар (ВИДЕО)
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүчеләр Идел елгасында гаҗәеп бер "җан иясе" тапканнар. Аны "ат ялы" ("конский волос") булырга мөмкин дип фаразлыйлар. "Ат ялы" булса, табылдык кеше өчен куркыныч түгел, әлеге паразитлы суны йоткан очракта да кеше организмына бернинди куркыныч янамый, ул бары тик бөҗәкләрдә генә үрчи ала икән.
-
Әлмәттә трактор җир астына төшеп киткән (фотолар)
Вакыйга урыныннан фотолар яңа гына интернет челтәрендә пәйда булды. Рәсемнән күренгәнчә, тракторчы Әлмәткә керү урынында, "Радиоприбор" заводы тирәсендә үлән чаба торган булган. Вакыйга урынына коткаручылар килгән дә инде. Җир астына төшеп киткән трактор ни хәлдәдер - билгесез, аның йөртүчесе, бәхеткә, исән. Авария ни сәбәптән килеп чыкканын тикшерү күрсәтер. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорск район хуҗалыкларында печән әзерлиләр (фотолар)
Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кызу эш өсте: мал азыгы әзерләү бара. Без "Маркс", "Спартак"агрофирмасы, "Ленин", "Сатур-Урал" кырларында булып кайттык. - Печән быел әйбәт, яхшы, - ди авыл хезмәтчәннәре. - Менә көннәр дә кызу торса, барысы да уңай булачак. Розалия Мостафина Автор фотолары
-
Открыт прямой еженедельный регулярный рейс Казань-Франкфурт-на-Майне-Казань.
Открыт прямой еженедельный регулярный рейс Казань-Франкфурт-на-Майне-Казань. Полеты будут осуществляться два раза в неделю (в понедельник и пятницу). Обслуживать беспосадочную линию будут современные комфортабельные воздушные суда Airbus A320
-
Лениногорск районына көчле җил зыян салган
Кичә, 15 июньдә синоптикларның көчле җил һәм яшенле яңгыр якынлаша диюе чынга ашты. Көчле җил хәтта райондагы берничә авылга зыян салган. Үрнәктә "Йолдыз" хуҗалыгының түбәләрен, шулай ук Керкәләде фермер хуҗалыгында мал бинасының түбәсен алып ыргыткан.
-
Лениногорскида бүген "Газетка язылу көне" уза, килегез!
16 июньдә барлык почта бүлекчәләрендә "Газетка язылу көне" уза. Җирле газет редакцияләре, шул исәптән "Заман сулышы"на шул көнне язылучылар арасында призлар уйнатачак Приз уйнату 16.00 сәгатьтә башлана. Мөмкинлегегез булса, үзегез дә килегез: Куйбышев урамы, 15нче йорт.
-
Лениногорскида бүген "Газетка язылу көне" уза, килегез!
16 июньдә барлык почта бүлекчәләрендә "Газетка язылу көне" уза. Җирле газет редакцияләре, шул исәптән "Заман сулышы" шул көнне язылучылар арасында призлар уйнатачак. Приз уйнату 16.00 сәгатьтә башлана. Мөмкинлегегез булса, үзегез дә килегез: Куйбышев урамы, 15 нче йорт.
-
Лениногорскилыларга калын табан һәм биек үкчәләр турында
Хәзер кызлар сылу, зифа булып күренү өчен калын табанлы яки артык биек үкчәле туфлиләр кия. Моның зыянлы яклары да күп. Әгәр хатын-кыз гел биек үкчәле аяк киеме киеп йөри икән, аның аяк бармагы буыннарына авырлык килә. Ялгыш басып буыннарны тайпылдырырга да бик мөмкин. Аннары балтыр мускулларының кыскарып калуы да ихтимал,...
-
Чаллыда иптәшләрчә футбол матчында бер ир-атның гомере өзелгән
"КАМАЗ" автомобиль заводы футбол кырына ашыгыч ярдәм машинасын кичә 18:03 сәгатьтә чакыртканнар. Ләкин алар килгәндә яшәү билгеләре күзәтелмәгән ир-атка табиблар да ярдәм итәрлек булмый инде. Әлеге күңелсез хәл турында "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, 57 яшьлек ир-ат иптәшләрчә футбол матчы вакытында кинәт кенә җиргә егыла һәм үлә. Ул заводта цех җитәкчесе...
-
Имтихан бирүчеләргә уңышлар телибез! Укучылар тарих һәм информатика буенча БДИ тапшыра
Нәтиҗәләр 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар тарих һәм информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра, аларның нәтиҗәләре 29 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк, дип яза ТАСС. "Әлеге фәннәрне катнашучылар сайлау буенча тапшыра. Төп вакытка тарих буенча БДИ тапшыру өчен 159 мең тирәсе кеше гариза биргән,...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә 17 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00:53 сәг., авыз ачу вакыты - 20:09 сәг..
-
Иртәнге юл һәлакәте
Бүген иртәнге 6 да Азнакай-Мөслим-Әлмәт юл чатында юл һәлакәте теркәлде Таудан төшкәндә куркынычсыз тизлекне сакламаган йөк машинасының арткы ярымтаккычының тормозлары эшләмәү аркасында автофура юл читенә әйләнә. Фурадан юлга пычкы чүбе тулы капчыклар тарала. Юл һәлакәтендә ике кеше зыян күрә. Шоферны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.Пассажир җиңелчә җәрәхәтләр ала.
-
Кызу көннәр әйләнеп кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 16 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез явым-төәем күзәтелми. Татарстанда һава температурасы төнлә - 12-17, көндез - 30 градус җылы булачак дип фараз кылына.
-
Ике баланы яшен суккан
Харьков өлкәсендәге бер авылда 12 яшьлек ике бала яшеннән зыян күргән. Алар шәхси йорт янында уйнап йөргән була. Җирдә яткан балаларны әбиләре табып ала һәм ашыгыч ярдәм белән полиция чакырта. Бер малай урында ук үлгән, икенчесе реанимациядә ята. Хәзерге вакытта табиблар исән калган малайның гомере өчен көрәшә. http://matbugat.ru/