16 июль 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида юл һәлакәте, автомобиль янган
Бүген кичке биш тулганда Чайковский-Куйбышев урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган. Авария нәтиҗәсендә автомобиль яна башлаган. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә МЧС сайты.
-
"Сметанник" пирогы
1 таба сметанник өчен 6 аш калагы каймак (сметана), 1 йомырка, 4-5 аш калагы май (ак май яки көнбагыш мае),чеметеп кенэ тоз, әз генә шикәр комы (песок), 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) он белән бергә кушып, камыр ясыйбыз,басабыз, үзләндерәбез,табага җәябез. Эчлек өчен: 250 гр. каймак (сметана), 3 йомырка, тәменә карап...
-
Хаҗ кылырга җыенучыларны кисәтәләр
Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра", - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау...
-
Лениногорск мәчетендә оештырылган мөселман лагеры тәмамланды
"Ихлас" мәчете каршында ир балалар өчен оештырылган "Сәлам - 2017" мөселман лагеры тәмамланды. Ун көнлек әлеге лагерьга берничә дистә малай йөрде. Алар белән оештыручылар төрле чаралар уздырды, экскурсияләргә йөрделәр, спорт ярышларында көч сынаштылар. Иң мөһиме: дини гыйлем алдылар.
-
Путин бензин бәясен күтәрүгә юл куймаска вәгъдә итә
Дәүләт башлыгы икътисади сәбәпләр аркасында ягулыкка бәяне төшереп булмавын искәртә. Россия Президенты Владимир Путин Лебединск тау-баету комбинатында очрашуда бензин җитештерүчеләргә, арадашчыларга, сатучыларга бәяләрне күтәрергә ирек бирелмәячәген, әмма бәяләрне төшерү дә мөмкин түгеллеген җиткергән. Бу хакта "Российская газета" яза. Предприятие хезмәткәрләренең берсе илдә нефтькә бәяләр төшкәндә ни өчен бензинга бәяләр артуы...
-
Йорт тузаны симерүнең бер сәбәбе дип аталган
Белгеч Кристофер Кассотис тузандагы матдәләрнең кешенең май катламына йогынтысын өйрәнү кирәклеген әйтә. Даремның (АКШ) Дьюк университеты галимнәре белдерүенчә, торак биналарда тузанның күп булып туплануы симерүгә китерә. Тузан кисәкчекләре май күзәнәкләрен үстерергә һәм үзендә күбрәк нутриентлар тупларга этәргеч бирә. Бу хакта, Environmental Science & Technologyга сылтама биреп, РИА Новости яза. Белгеч...
-
Гүзәл Уразова тагын бәби көтәме?
Гүзәл Уразованың соңгы фотолары аның иҗатын сөючеләрне шикләндерә башлаган… Уразованы Инстаграмда күзәтеп баручылар Гүзәлнең соңгы арада түгәрәкләнеп китүенә игътибар итә. Менә бүген дә чираттагы фотосына «Йөклесең бугай» дип комментарийлар язганнар
-
Зәй-Каратайда әлмәтлеләр концерт куячак
Иртәгә - 17 июль көнне Зәй-Каратай мәдәният йортында Әлмәт районы үзешчән коллективлары концерт куячак. Башлана сәгать 19.00да. Керү - бушлай