16 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кырык мең күчергән
Шәһәребездә тагын бер мошенниклык факты теркәлде. 65 яшьлек пенсионер хатын-кызның кәрәзле телефонына банк картасының блокировкалануы турында хәбәр килә. Бернинди хәйлә сизмәгән ханым, акчасын югалтудан куркып, шунда ук СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата. Телефон трубкасын алган ир-ат картаның блокировкасын бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәген аңлата. Нәтиҗәдә, үзе дә сизмәстән, ханым...
-
Карак гаебен таныган
Үзен газ хезмәтеннән, дип фатирлар басып йөргән хатын-кыз тоткарланды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Оператив тикшерү эшләре барышында элек хөкем ителгән һәм Әлмәт хокук сакчылары тарафыннан да эзләнүче гражданка тоткарлана. Ул гаебен таный, хәзерге вакытта тикшерү эше бара.
-
Кырда шикәр чөгендере алалар
"Лениногорская" агрофирмасы" соңгы көннәрдә һава торышы бозылып киткәнче дип, бар көчне шикәр чөгендере алуга юнәлдерә. 16 октябрь мәгълүматына караганда, 1 мең 839 гектар мәйданнан 60 мең 319 тонна "татлы тамыр" алынган. Уңыш гектарыннан 328 центнер тәшкил итә.