16 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорскида 5 нче автобус маршруты үзгәрә!
Күп санлы сораулар буенча, 19 ноябрьдән 5 нче "Тимер юл вокзалы - Лыжная урамы" маршруты үзгәрә. Автобус түбәндәге урамнар буенча хәрәкәт итәчәк: Садриев урамы - Менделеев урамы - Камышлы - Лыжная урамы - Стадион тыкрыгы - Заварыкин урамы - Горький урамы - Садриев урамы һәм маршрут буенча.
-
Лениногорскның 3 нче мәктәбе укучылары полициядә экскурсиядә булды
3 нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары каникул вакытында Лениногорск эчке эшләр бүлегендә кунакта булды. Аларны ветераннар советы рәисе Николай Юриков каршы алып, экскурсия үткәрде.
-
Лениногорск муниципаль районы мәктәпләрендә тестирование үткәрелә
29, 30 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районы мәктәпләренең IX һәм XI сыйныфы укучылары түләүле тестированиедә катнаша алачак. Аны республиканың "РЦМКО" дәүләт-бюжет учреждениесе хезмәткәрләре үткәрә.
-
Лениногорск районы авылларында яшәүче яшьләр бүген биеп-җырлап ярышты
Әлеге конкурс Иске Шөгер Мәдәният йортында үтте. Авыл яшьләре эштә генә түгел, үзешчән сәнгатьтә дә сынатмауларын күрсәттеләр.