16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
2017 елда гамәлгә керәчәк яңа законнар (исемлек)
2016 елның икенче яртысында Дәүләт Думасы депутатлары тырышып эшләде. Моны киләcе елга кабул ителәсе законнар да дәлилли. Яңа законнар кайсы өлкәләргә кагылачак? Белем бирү 1. Социаль стипендия алуда кыенлыклар булачак. Депутатлар студентларның яртысыннан артыгы әлеге акчага ия булу өчен ялган белешмә алып килә дигән фикердә. 2017 елдан социаль стипендия дәүләт...
-
Укытучыларны нинди үзгәрешләр көтә?
Илебезнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: "Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы", - дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән? Очрашканда бу турыда таныш укытучылар белән да әңгәмә...
-
Лениногорскилылар, мөрәҗәгать итә аласыз
Лениногорскилылар, исегезгә төшерәбез. Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, 18 ноябрьдә сәгать 10 да Мәгариф йортында халыкны кабул итү уздырыла. Ятим, инвалид балаларга, шул исәптән опекун һәм попечительләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алдан язылу өчен телефон: 5-04-13
-
Путинның күпме хезмәт хакы алуы билгеле булды
Иң күп хезмәт хакы алучы лидерлар рейтингында Владимир Путин 9 нчы урынны биләгән. Франциядә чыгучы Les Echos вакытлы матбугатына нигезләнеп, бу хәбәрне RNS яза. Бер еллык хезмәт хакы Владимир Путинның 136 000 долларны тәшкил итә икән. Аннан аз гына - 125 000 долларны Италия премьеры Маттео Ренци ала. АКШ президенты...
-
Лениногорскилылар өчен Росреестр белгечләре консультация үткәрәчәк
17 ноябрьдә лениногорскилылар өчен күчемсез милек хокукын рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар буенча Росреестр идарәсенең белгечләре консультация үткәрәчәк. Кабул итү адресы: Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт. Белешмәләр өчен телефон: 5-44-59 Консультация бушлай.
-
Керкәле Тукмагы китабын тәкъдим итү
-
Лениногорск кызы Диләрә Ялалтынова матурлык бәйгесендә җиңде
Лениногорскида туып үскән Диләрә Ялалтынова «Мисс Россия студентлыгы-2016» матурлык, нәфислек һәм талантлылык бәйгесендә җиңде. Бүләкләү тантанасы Ставрополь шәһәрендә үтте, дип хәбәр итә Татар-информ МА. Бу бәйге Ставропольдә дүрт көн барды. Финалда Россиянең төрле почмакларыннан 38 кыз ярышты. Алар ГТО нормаларын тапшырды, милли костюмнардан чыгыш ясады, жюри белән әңгәмә үтте. Кичә...
-
Көн фотосы
Көн сынамышлары: 16 ноябрь кич суык булса, кыш җылы килер, диелә халык сынамышларында. Әгәр 16 ноябрь көнне кар ятса, агач яфракларын коеп бетермәгән булса, килә ел уңдырышсыз булыр диелә.
-
Лениногорск музее сугышта һәлак булган очучы якташыбызның туганнарын эзли
Ул -Хәсән Хәнипов, тумышы белән Иске Иштирәк авылыннан. Кайбер фактларга ачыклык кертү өчен Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә туганнары белән очрашу кирәк. Мәгълүматыгыз булса, музейның в контактедагы төркеменә яза аласыз:https://vk.com/public35678318, телефон: 5-05-91.
-
"Әни янында рәхәт" конкурсында тавыш бирү дәвам итә
Ике меңнән артык тавыш бирелгән. Беренчелекне Түбән Чыршылы белән Лениногорск алып бара. Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Башка катнашучылар өчен дә актив тавыш бирүегезне көтеп калабыз!
-
Лениногорскилылар, әзерләнегез кышкы салкыннар килә
Татарстанга арктик циклон килә... Чын кыш салкыннарын инде бу атнада ук сизеп булачак. Күп кенә районнарда -25 градуска кадәр суытачак. Мондый һава торышы барлык Россия регионнарын көтә икән. http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскида шагыйрь Әнвәр Шәриповның юбилей кичәсе узды (фотолар)
Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә шагыйрь, әдәбият галиме, профессор Әнвәр Шәрипов үзенең юбилей кичәсен лениногорскилылар, әдәбият сөючеләр белән бергә үткәрде. Әнвәр Шәрипов Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туса да, дүртенче сыйныфтан соң, аларның гаиләсе безнең районга, Зәй-Каратай авылына күченеп килә. Шунлыктан ул ике районны да якын күрә, кадерле, газиз урыннар аңа. Хәзерге вакытта...