16 ноябрь 2017 яңалыклары
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТУРЫНДА ЯҢА ФАКТЛАР: ҖЫРЧЫНЫҢ БАБАСЫ КЫТАЙ ЭМИГРАНТЫ (ВИДЕО)
Интернет челтәрендә "Элвин Грей турында скандал фактлар" дигән кызыклы видео барлыкка килде. Видеода Радик Юльякшин турында моңа кадәр билгеле булмаган фактлар тупланган. http://intertat.tatar
-
“Элвин Грей үлгән!” (БУЛГАН ХӘЛ)
Иртән эшкә Заримә күз яшьләренә буылып килеп керде. Офистагылар барысы да аңа карап бертавыштан: "Ни булды?", дип карашларын төбәделәр. Заримә яшьләрен сөртеп, урындыгына барып утырды да, мескен тавыш белән: "Элвин Грей үлгән!", дип кабат үксергә тотынды. Хезмәткәрләрне ток тоттымени барысы да катып калдылар. Бары тик бүлек башлыгы усаллыгы белән дан...
-
Лениногорскида 14 яшьлек кызны таптатканнар
Шашин һәм Куйбышев урамнары кисешкән җирдә ВАЗ-2109 машинасы йөртүче 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән. Руль артында 18 яшьлек, ай ярым машина йөртү стажы булган егет була. Кыз Лениногорск үзәк хастаханәсенә озатылган. Шунысы бар: җәяүле юл аша тиешсез җирдән чыга торган булган. Мәгълүмат һәм фото Лениногорск буенча ЮХИДИ идарәсеннән алынды.
-
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВАНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ НАЧАРАЮ СӘБӘПЛЕ, КОНЦЕРТЛАРЫ КҮЧЕРЕЛӘ
Башкортстандагы гастрольләре вакытында Илсөя Бәдретдинованың кинәт хәле начарланып, җырчы хастаханәгә эләккән. "Хөрмәтле тамашачыларым! Сәламәтлегем начарланып китү сәбәпле, Сабай һәм Чакмагышта буласы концертларымны куя алмаячакмын. Барыгыздан да гафу үтенәм. Куркыныч юк. Борчылмагыз", - дип язган җырчы Инстаграмда. Илсөянең сәламәтләнеп, киләчәктә дә тамашачыларын сөендерүен телибез! http://intertat.tatar
-
Гидрометеорология үзәге: Һава шартлары начарлануы көтелә
Бүген, 16 ноябрьдә кич, 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. 17 ноябрьдә болытлы һава, көндез аязучан болытлы. Урыны белән җепшек кар явачак. Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка күчәргә мөмкин....
-
Авиаһәлакәттә бердәнбер исән калган баланы укытучы гәүдәсе белән каплап саклап калган
Төбәк губернаторы Вячеслав Шпорт Хабаровскида авиаһәлакәттә исән калган кыз бала укытучысы белән кызның әбисе янына очкан, дип сөйләде, дип хәбәр итә "Известия". «Татар-информ» язуынча, кыз баланың әнисе Хабаровскида яши, җәй көне ул икенче баласын тапкан. Кыз бала Хабаровскидан Нельканга җирле мәктәп укытучысы озатуында очкан, хатын-кыз башка пассажирлар белән бергә һәлак...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә 3 файдалы киңәш
1. Балыкны кыздырыр алдыннан онда әвәлиләр. Оны коелып яна башламасын өчен, шундук кыздыра башламагыз, кимендә 5 минут көтегез. Шул арада он дымны сеңдерә һәм коелмаячак. 2. Каймакка аз гына йомырка агы кушсагыз, туглаганда тизрәк күбекләнер. 3. Сөтозаграк саклансын өчен, кфышын кайнатканда шикәр комы (1л га 0,5 аш кашыгы), җәен пычак...
-
L-410 очкычы һәлакәтендә исән калган кыз Хабаровскига китерелгән
Һәлакәттә алты кешенең гомере өзелә. Очкычта барлыгы җиде кеше - биш пассажир, шул исәптән дүрт яшьлек бала һәм ике экипаж әгъзасы була. 15 ноябрьдә Нелькан авылы янында һәлакәткә юлыккан L-410 очкычында исән калган кызны табиблар озатуында самолет белән Хабаровскига алып килделәр, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча...
-
Лениногорскилылар, кыяр рассолын түгәргә ашыкмагыз
Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр суын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка. Теләсә нинди рассолдан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар...
-
Лениногорск көрәшчеләре җиде призлы урын алып кайтты
Чистайда узган грек - рим көрәше буенча ачык республика турнирыннан безнең егетләр җиде призлы урын алып кайтты. Анда республика шәһәрләре һәм Волжск, Бәләбәй, Оренбургтан килгән спортчылар көч сынашты. Безнең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыгында Чатуров Сергей - җиңүче булды, Кирилл Маркин, Владислав Кириллов, Артем...
-
67 яшьлек хатын ашыгыч ярдәм хезмәткәрен кыйнаган
Тикшерү версиясе буенча, 13 сентябрьдә исерек хәлдәге пенсионер ханым үзен начар хис итә башлый һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра, ә үзе йоклап китә. Табиблар бикле подъездга үтеп керә алмыйлар. Күршеләреннән бу ханымның телефон номерын ачыклап, шалтыратып уяталар. Ханым беренче катка төшә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен үзе янына озак килүдә гаепли. Табиблар...
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә дәресе үтте (фото)
14 ноябрьдә шәһәрнең ЗАГС бүлегендә мәктәп балалары белән очрашу булып узды. Анда 8нче мәктәпнең 9 һәм 10 сыйныф укучылары килгән иде. Очрашуда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында сүз барды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова укучыларны төрле теркәлү актлар тарихы, димографик күрсәткечләр белән таныштырды....
-
Компьютер уеннары файдалымы?
Тирә-юньдәгеләр компьютер уеннарының зыяны хакында сөйли. Имеш, алар баланың ныгып җитмәгән акылына зыян сала. Әгәр дә сез тиешле бер вакыт билгеләп артыгын уйнатмыйсыз икән, компьютер уеннарының бер зыяны да юк. Әле ул гына да түгел, уеннар аша бала логик фикерләү сәләтен үстерер, үз-үзендә ышаныч хисе тояр. Һәр нәрсәнең чамасы бар....
-
Вак акчаларны алыштыру буенча махсус акция башланды
Татарстанның Милли банкы, вак тимер акчаларны кулланышка кертү өчен, махсус акция игълан иткән, дип яза kommersant.ru. Вак акчалар, гадәттә, копилкага җыелып бара. Һәр кешедә уртача 441 данә акча яки бер килограмм тимер акча җыелган булырга тиеш, дип хәбәр итә Милли банк. Акча әйләнештә күбрәк булган саен, аның төгәл исәбен алу...
-
Галимнәр тозның куркынычлыгын исбатлаган
Тозны күп куллану эчәк микрофлорасына зыян сала. Германия, США һәм Бельгиядән бер төркем галим әйтүенчә, тозны күп куллану эчәк микрофлорасына зыян сала. Шуның аркасында төрле авырулар да килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта "РИА Новости" Nature журналына сылтама белән яза. Тозны күп куллану аркасында энцефаломиелит һәм гипертензия китереп чыгара ала. Артык...