16 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Татарстанның спорт өметләре" Лениногорскида яши
Кичә Казанда "Татарстанның спорт өметләре"н - иң яхшы яшь спортчыларны бүләкләделәр, арада лениногорскилылар да бар иде. Алар - "Олимпия резервы" трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы мәктәбе шәкертләре. Виталий Батманов, Нияз Галиев, Александр Логинов, Максим Сергеев һәм Данил Садриев Россиякүләм ярышларда призлы урын алганнары өчен Диплом, Кубок һәм бүләкләр...
-
Алла Пугачева белән Максим Галкинның балалары үзенчәлекле?
18 сентябрьдә Алла Пугачева белән Максим Галкинның балалары - Гарри белән Лизага ике яшь тулган. Аларның сөйләме, үзләренең яшьтәшләренә караганда, тизрәк үсеш ала ди. Гарри белән Лиза французча да яхшы сөйләшәләр икән. Күптән түгел балалар әти-әниләре белән журнал өчен фотосессиядә катнашкан.
-
Һава торышы үзгәрәчәк
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген көннең икенче яртысында, шулай ук кичен республикада томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртәгә - 17 декабрьдә көндез төньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе күзәтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 16 метрга...
-
Лениногорскиның татар фольклоры ансамбленә биш ел
19 декабрьдә шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Сүнмәс ялкын" татар фольклор ансамбленең иҗат концерты була. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Рәхим итегез!!!
-
Лениногорск укучысы-республика конкурсы җиңүчесе
"Боз өстендә сак булырмын" дигән республика рәсем конкурсында шәһәрдәге 13нче мәктәп укучысы җиңгән. Татарстанның башлангыч сыйныфлары арасында үткән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Жюрига республиканың 40 районыннан өч йөздән артык эш тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, ун рәсем авторларын җиңүчеләргә кертергә булганнар. Алар арасында 13нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Анна Демьянова бар. Аңа...
-
Жанна Фрискеның мирасы кемгә эләккән?
Җырчы үлеменнән соң бу гаиләдә ызгыш-талашның тынганы юк. Дмитрий Шепелев белән Жаннаның әти-әнисе бала өчен көрәш алып бара, хәзер моңа мирас та өстәлде. Үләр алдыннан җырчы васыять кәгазе калдырмаган. Жаннаның Мәскәү үзәгендәге 12 катлы йорттагы ике бүлмәле фатиры аның әти-әнисенә эләккән. Киләчәктә ул җырчының улы Платонга калачак. Шепелев улының бердәнбер...
-
Лениногорск боксчылары Азнакайда турнирда булды
Узган ял көннәрендә шәһәрдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "Шифа" кубогына бокс буенча VII Бөтенроссия турниры үтте. Ярышларны ачу тантанасында танылган боксчы Николай Валуев катнашты. Ул Татарстанның спорт ягыннан да, башка өлкәләрдә дә алдынгы булуын билгеләп үтте һәм район җитәкчелегенең, нефтьчеләрнең яшь буын турында кайгыртуын югары бәяләде. Турнирда Азнакай, Бөгелмә, Кама Аланы,...
-
Танылган биатлончы Антон Шипулин әти булган (+фото)
Сочидагы Уеннарда чемпион булып танылган биатлончы Антон Шипулин әти булган. Бу хакта 28 яшьлек биатлончы "Instagram"дагы битенә язып куйган. Бу - Луиза һәм Антон Шипулиннарның беренче сабыйлары. Яшьләр быел 21 июньдә Екатеринбургта өйләнешкән иде. Яңа дөньяга килгән улларының авырлыгы -4290 грамм, буе - 55 сантиметр. Бәхетле сабый булсын, тигезлектә үстерсеннәр,...
-
Яңа елдан балалар бакчасы өчен түләү арта
Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен күбрәк түли башлаячакбыз. Бакчага йөрүче балалары булган лениногорскилылар бу хакта хәбәрдәр инде. Ноябрь ахыры, декабрь башында ук договорның өстәмә килешүенә кул куйдык. Арту уртача 8 процент булачак диләр. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы артуны азык-төлеккә бәя күтәрелү һәм бакчада...