17 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Газет һәм сайт аша котлагыз!
Әти-әниегезнең тиздән юбилее; Туганыгыз, якын кешеләрегез пенсиягә чыга; Гаиләдә нарасый дөньяга килде; Улыгыз яки кызыгыз мөстәкыль тормышка аяк баса. Бу шатлыклы вакыйгаларны туган-тумачаларыгыз белән уртаклашырга теләсәгез, сезгә "Заман сулышы" газеты ярдәм итәр. Сезнең котлауларны теләп бастырырбыз. Котлаулар газета сайтында да бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 5-39-59
-
Лениногорск базарында бәяләр арткан
16 гыйнварга Лениногорск шәһәре базарында азык-төлек продукциясенә бәяләр түбәндәгечә (килограммнарда һәм сумнарда): Апельсин - 80 сум Хөрмә - 170 сум Мандарин - 120-140 сум Алма - 80-90 сум Груша - 150 сум Йомырка - 55-60 сум Суган - 35 сум Бәрәңге - 140 сум (4 л. чиләк), 5 л. чиләк...
-
Бөгелмәдә 4 кешелек гаилә газга агуланган
Бөгелмәдә дүрт кешелек гаилә күп фатирлы торак йортта көнкүреш газына агуланган. Әлеге хәл бүген иртәнге якта була. Бөгелмә районы үзәк хастаханәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бу хакта 10:35 сәгатьтә хәбәр итә. Зыян күрүче 4 кеше дә әлеге хастаханәгә китерелгән. Газга агуланучылар арасында 3 яшьлек һәм 11 айлык ике бала да...
-
Суыта, буран көтелә һәм кабат җылыта...
19 гыйнварда һава температурасы гадәттәге кебек салкын булмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар җиткерә. Бүген көндез һава температурасы Татарстанда 8 градуска кадәр суыта. Көчле җил, урыны белән юлларда бозлавык. 18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр...
-
“Заман сулышы”на язылып приз отучылар
Декабрь азагында "Заман сулышы"на язылучылар арасында бүләкләр уйнатып алган идек. Яңа елны шуларны өләшүдән башладык. Куакбаштан инде Галия Хәсәнова исемле укучыбыз бүләк алырга килгәч, сез кайдан, дип сорыйбыз: «Куакбаштан инде», ди. "Заман сулышы"ннан дүртенче тапкыр бүләк отуы икән. Сез башка җирдә дә шулай отасызмы соң, дим: - Юк, "Заман сулышы"ннан...
-
Балалар бакчасына түләү буенча "кайнар линия" эшли
Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә "кайнар линия" телефоннары булдырды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия"се телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9:00...
-
Әтнә кешесен үз тракторы таптаган
Тумышы белән Әтнә районы Каенсар авылыннан булган, гаиләсе белән Теләче районы үзәгендә яшәгән 52 яшьлек ир-ат үз тракторы астында калып үлгән. Урамны кардан чистарткан чакта кисәк кенә тракторы ватылып кала аның. Ярдәм чакырмыйча, инструментларын алып трактор астына кергән механизатор кисәк кузгалып киткән күптонналы машина астында калып җан биргән.