17 февраль 2015 яңалыклары
-
Әлмәт кызы ТНТ каналындагы "Холостяк" тапшыруында катнаша
Әлмәт кызы, КФУ студенты Дарья Канануха ТНТ каналында бара торган «Холостяк» шоу-тамашасының өченче сезонында катнашачак. Ул анда башка кызлар белән беррәттән Comedy Club егете Тимур Батрутдиновның йөрәген яуларга тырышачак. Сүз уңаенда әйткәндә, Тимур татар егете. Дарья тумышы белән Әлмәттән, май аенда аңа 23 яшь тула. Оештыручыларга кызларны 10 000 дәгъвачы...
-
26 яшьлек егет югалган
Фидаил Фазлиахметов 10 февраль көнне өеннән чыгып китә. Шуннан бирле аны күрүче булмый. 26 яшьлек Чаллы егете ЗЯБ бистәсендә яшәгән. Ул көнне ул дусты янына ГЭС районына барачагын туганнарына хәбәр итә. Әлеге егетне танучылар булса, 8-962-579-93-66 яки 02 телефон номерына шалтырата алалар. http://www.almet-rt.ru/
-
74 яшьлек әби ирен самовар белән бакыйга “озаткан”
Яр Чаллыда ызгыш вакытында 74 яшьлек пенсионер әби үзенең 82 яшьлек картын самовар белән башына сугып үтергән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, фаҗига кичә кич Яңа шәһәр микрайонында килеп чыккан. Ызгыш вакытында әби иренең башына самовар белән суккан, җәрәхәтләнү-имгәнү нәтиҗәсендә, ир-ат шунда ук җан биргән. Моңа...
-
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорскида булып китте
Үзебездә җитештерелгән продукция экологик яктан чистарак та, файдалырак та, диде республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карап йөргәндә. Кичә ул Лениногорск муниципаль районы отчет сессиясендә катнашты. Баштан, гадәттәгечә, күргәзмәне карады. Монда үзебезнең ипи, сөт заводы, төзелеш предприятиесе товарын тәкъдим иткән иде. Башка еллардагыдан аермалы буларак, уңышлы эшләп...
-
Лениногорскилы Мөгътәсим Мәмәтовка Мактаулы исем бирелде
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Әлмәт" агрохимия хезмәте станциясе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Мәмәтов Мөгътәсим Исмәгыйль улына "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Лениногорск районы Сарабиккол авылында корт ачылды
Сарабиккол кортында малайлар хоккей уйнаса, кичләрен гаиләлеләр, хәтта олы яшьтәге апалар да килеп шуып китәләр икән. Әнә шулай дип белдерделәр хоккей кортының тантаналы рәвештә ачылу көнендә. Корт төзелеше авылдашлары Равил Фәйрузов ярдәме белән җәй аенда башланган иде. Кышка таба ул туңдырылып, боз белән каплана. Шуннан соң укучыларны, спорт яратучыларны кабул...
-
27 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган
5-11 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 27 очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында. Аерым алганда, Казанда шундый 6 очрак теркәлгән, Чаллыда - 8, Яшел Үзән һәм Бөгелмә районында - 5 әр очрак, Лаеш районында - 2, Баулы районында - 1. http://tat.tatar-inform.ru/
-
БДИ (ЕГЭ)ның вакыты билгеле
Россия Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. 25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачак. 28 майда - рус теле, 1 июньдә - математиканың төп, ә 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча имтихан тотарга туры киләчәк. 8 июньгә химия...