17 март 2015 яңалыклары
-
Президент Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булып китте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Лениногорскига килде. Аның төп максаты - Лениногорск шәһәре оешуның 60 һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек эшләре белән танышу иде. Ул юбилейларга төзелүче һәм ремонтланучы объектларны карады. Андагы эш барышы белән танышты. Аны "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, министрлык, ведомство җитәкчеләре...
-
Хөкүмәт крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итәчәк
Россия Хөкүмәте Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләгән документны хуплады. Шулай итеп, 2015 елда фермер хуҗалыкларын үстерү өчен Россия төбәкләренә 3,375 млрд. сум субсидия бүлеп биреләчәк. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен Татарстанга 56 млн. сум акча каралган. Татарстанга бүленеп биреләчәк сумманың 31,3 млн. сумы крестьян-фермер хуҗалыклары булдыру һәм үстерү өчен грантларга,...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
18 март көнне "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә. Башлана 17:00 сәгатьтә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
-
Төнлә — салкын, көндез җылы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча бүген, 17 мартта, Лениногорскида аяз һава торышы сакланачак, явым-төшем көтелми. Һава температурасына килгәндә, көндез -4 +2 градус җылы, төнлә -4 -9 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык. 18 мартта Лениногорскида аязучан болытлы һава. Температура көндез -4 +3 градус җылы, төнлә -4-9...