17 июнь 2015 яңалыклары
-
Татарстанда бер ир-атны яшен сугып үтергән
Кичә кич, Татарстанда гарасат котырган вакытта "Барс-Медиа" реклама агентлыгы директоры вазифасын ике еллап башкаручы, 28 яшьлек Фәнил Сафиуллинны яшен сугып үтергән. Бу хәл Арча районында булган. Якынча 20:30 сәгатьтә Ташкичү авылында көчле яңгыр ява. Ир-ат гаиләсе белән печәнне капларга йөгереп чыга. Шул вакытта ир-атны яшен суга да инде. Туганнары аны...
-
Лениногорскилылар Свияжскида булды
Лениногорскиның инвалидлар җәмгыяте җирле администрациянең финанс ярдәме белән Свияжск шәһәренә экскурсия оештырды. Ул Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Лениногорск оешмасы барлыкка килүгә 25 ел тулуга багышланган иде. Кырык өч инвалид барып, күреп кайта алды һәм оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерә.
-
Лениногорскида “Кросс-кантри – 2015” үтте
Күптән түгел Лениногорскида "Кросс-кантри - 2015" велосипедта узышу үтте. Ул Лениногорскида икенче ел рәттән үткәрелә. Анда төрле шәһәрләрдән, мәсәлән, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Карабаш, Яр Чаллы, Чистай, Октябрьск һәм Лениногорскидан 46 велосипедчы катнашкан. Виктор Анисимов фотолары
-
Лениногорск районында авария булган
15 июнь көнне Лениногорск районында ике җиңел машина бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала зыян күрә, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы сайты. Лениногорск - Азнакай юлында "Toyota" автомобиленең 1986 елгы хуҗасы борылышта "Renault Logan" автомобиленә өстенлек бирми, шуның нәтиҗәсендә бәрелешәләр. "Renault Logan" автомобиле пассажиры 1981 елгы хатын-кыз һәм аның 2014...
-
Шәһәр өстендә ике катлы салават күпере
Кичә кич белән шәһәребездә күптән көтелгән җылы җәйге яңгыр явып узды. Яңгыр вакытында кояш болытлар астына качмаганга, ике катлы салават күпере пәйда булды. Аның бер очы нәкъ сулык өстендә иде. Социаль челтәрдә утыручылар бу күренешне фотога төшереп алган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Өч бала әнисе хокукларыннан мәхрүм ителде
Гаиләдәге өч ир баланы социаль приютка урнаштырганнар. Суд балаларның әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итте. Әлеге хатын-кыз ана капиталы акчасына сатып алынган яшәү шартлары да булмаган йортта гомер кичергән. Үзе беркая да эшләмәгән. Фәкать бала апособиесенә генә тамак туйдырганнар. Ара-тирә өйдәш ире акча алып кайткалаган. Әни кеше кулына кергән акчасын эчәргә...