17 июнь 2016 яңалыклары
-
Синоптиклар кисәтә: урманнарда янгын чыгу куркынычы арткан!
Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерде. Кисәтү 18-23 июнь көннәрендә гамәлдә булачак. "Татарстанда урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары - 4 класска кадәр җитә", - диелә хәбәрдә. http://intertat.ru/
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы лениногорскилыларга берничә киңәш бирә:
- һава торышы бозыла башлаганда урамда калсагыз, электр тогын үткәрә торган линияләрдән, реклама такталары һәм витриналары, өй карнизлары, реклама стендлары, сыгылып төшкән агач кәүсәләре яныннан еракрак торыгыз. Төрле җәрәхәтләр алмас өчен, иң яхшысы - бина подвалында яки подъездда саклану; - әгәр сез табигатьтә булганда, җил көчәюен сизеп алгансыз икән, бу...
-
Ни хикмәт: эчеп руль артына утыручылар арткан?!
Узган тәүлектә генә дә 32 исерек шоферны тоткарлаганнар. Татарстанда аварияләр саны арта. Узган тәүлектә 12 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. 15 кешегә зыян килгән. Аеруча исерек шоферлар саны арта. Шундый 32 кешене ачыклаганнар. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскилылар,мамык яндырмагыз
Тополь мамыгын яндыру аеруча куркыныч, дип кисәтә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары. Хәзерге вакытта тополь мамыгын коя, шуңа да ишегалларында, юлларда ул өелеп ята. Аны яндыру зур янгынның сәбәбе булырга мөмкин, ялкынның янәшәдәге йорт, койма, автомобильләргә күчү куркынычы бар. Шуңа үзегез дә сак булыгыз, балаларның да ут белән шаяруына юл...
-
Лениногорск районы шәхси хуҗалыкларда трактор төрендәге техникаларга техник күзәтү узды
Район авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда трактор төрендәге техникаларга техник күзәтү узды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы баш инспекторы Илнур Галимов. Әлеге күзәтү ел саен расланган график буенча башкарыла. Чара барышында техниканың документлары, тракторчы-машинистның таныклыгы, ОСАГО полисы, агрегат номеры документта күрсәтелгән белән туры килү-килмәве тикшерелде. Машина һәм аларның тагылмаларының техник...
-
Бөгелмәдә өч яшьлек бала 7 нче каттан егылган
Җиденче кат тәрәзәсеннән егылган бала тормышы өчен көрәш бара. Бөгелмәдә өч яшьлек сабый күпсанлы җәрәхәтләр алган, эчкен органнарына зыян килгән. Көннәр җылынгач булган очракның бу җиденчесе икән. Алабугада ике бала 5 һәм 11 нче катлардан егылган иде. Ике очрак Казанда һәм шушындый бәхетсезлек очрагы Яшел Үзән белән Саба районында булган....
-
Питрәчтә 14 яшьлек үсмер үзеннән кечерәк малайны коткарганда батып үлгән (фото)
Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Фаҗига кичә, 16 июньдә, булган - "112" коткару хезмәтенә бу хакта 15:11 сәгатьтә хәбәр ителә. Колай урта мәктәбендә белем алган үсмер батып баручы 9 яшьлек малайны коткарырга теләгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл...
-
Сак булыгыз – банк аша сувенир акча әйләнешкә кергән
Казан банкларының берсендә акчаны ялганына алыштырганнар. Нәрсәгә дисезме? Уенчык яки сувенир рәвешендә тотыла торган кәгазьләргә! Шул рәвешле караклар 14 млн сум акчаны үзләштергән. Моны белеп алган банк хезмәткәрләре бүген полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Фаразлар буенча әлеге "прикол акчалар" инкассаторлар китергән капчыкта килеп кергән булуы мөмкин. Тикшерү...
-
Лениногорскилыларга яшь һәм чибәр булу өчен 7 КИҢӘШ
1.Һәр иртә ач карынга бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз, аның артыннан бер стакан җылы су эчеп куегыз. Ярты сәгатьтән ашарга да була. Җитен орлыгы организмны чистарта, тырнакларны һәм чәчне ныгыта. 2.Пешкән чөгендер ашагыз. Чөгендер канны чистарта, кан сәламәт булганда, бит тиресе белән тәнегез дә сәламәт күренер. 3.Йокларга бер сәгать...
-
Алабугада абыйлы-энеле икәүнең череп беткән гәүдәләрен тапканнар
Гәүдәләрне бер фатирда тапканнар. Алар анда бер атна чамасы яткан. Тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru
-
Лениногорскилыларга 17 июньгә Йолдызнамә
Овен Благоприятный день, который позволит расширить перспективы деятельности, переосмыслить накопленный опыт. Сегодня наступило как раз то самое время, когда стоит начать работу над осуществлением давнего делового проекта, до которого никак не доходили руки. Это принесет должные плоды. Учтите, что сейчас залог успеха - ваше близкое и дальнее окружение. Телец День...
-
Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда лениногорскилылар да катнашты
16 июнь көнне Казанда Милли мәдәни үзәктә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае узды. Анда Лениногорск районыннан Язучылар берлеге әгъзалары: Таһир Шәмсуаров һәм Наил Шәрифуллин катнашты. Татарстан Язучылар берлегендә 336 язучы исәпләнә, шуның 243е корылтайда иде. Анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Римма...
-
Лениногорскида 32 градус җылы булачак, яшенле яңгыр да көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 17 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр көтелә. Көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез - 27-32...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә 18 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00:53 сәг., авыз ачу вакыты - 20:09 сәг..
-
Хәерле җомга иртәсе белән!