17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тавыш бирүдә кабат үзгәреш: Айгөл Хәева беренче урынга күчте
Хәзерге вакытта беренче урында Айгөл Хәева, икенче урында Гөлфия Мифтахова һәм өченче урында Өлфәт Абдуллин. Лениногорскилылар, әлеге нәтиҗәләрне сез үзгәртә аласыз! Үзегезнең танышыгыз, авылдашыгыз, туганыгыз өчен тавыш бирегез!
-
"Көзге муллык" бәйгесенең җиңүчеләре тиздән билгеле булачак
Тиздән "Көзге муллык" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булачак. Тавыш бирергә 4 көн вакыт калды. Лениногорскилылар, туганнарыгыз, дусларыгыз, авылдашларыгыз өчен тавыш бирергә онытмагыз! Тәртибе: "Заман сулышы" сайтына керәсең, баш биттә - сул як баганада аста исемлек куелган, үзегезгә кирәкле кешене табып, аның исеме янындагы түгәрәккә һәм аннан астагы "эйе" сүзенә басарга кирәк....
-
Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатылып торырга мөмкин
РФ Хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр "туңдыру" мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә, дип хәбәр итә "Интерфакс" үз чыганагына сылтама белән. Документта "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы закон нормасын (аның нигезендә ана капиталы күләме ел саен инфляция үсешен исәпкә алып яңадан карала) туктатырга тәкъдим ителә. Агентлык әңгәмәдәше...
-
"Безнең йорт -Татарстан" этномәдәни фестиваль
-
Лениногорскида Теннис Холлда гаиләләр өчен спорт бәйрәме узды (фотолар)
15 октябрьдә Теннис Холлда "Лениногорскнефть" идарәсе 13 нче ТОС һәм Теннис Холл белән берлектә гаиләләр өчен "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дип аталган бәйрәм уздырды. Чарада 11 гаилә катнашты. Бәйрәм азагында барлык катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнде.
-
Балыкка китеп юкка чыккан ир-атларның берсенең киеме табылган
Балыкка китеп юкка чыккан ике ир-атны эзләү дәвам итә. 15 октябрьдә аларның берсенең курткасы табылган. 8 октябрьдә Чулман елгасына балык тотарга дип киткән ике ир-ат яр буенда машиналарын калдырып, "Эндвенгер" көймәсендә балык тотарга булалар. Тик ул көнне балыкчылар өйләренә кайтмыйлар. Ә 9 октябрь көнне балыкчыларның туганнары 112 хезмәтенә шалтыратып, аларның...
-
Зеленая Рощада көзге уңыш мулдан булган
Зеленая Роща китапханәсендә "Көзге муллык" күргәзмәсе узган. Китапханәче Әлфия Хафизова безгә менә нинди үзенчәлекле фотолар җибәргән.
-
Фарсель Зыятдинов татарстанлыларга нинди кыш фаразлый?
Быел бакчачылар салкын кыш юрый. Синоптикларның да фаразы шундыйрак: Россиядә кышкы айларда уртача температура нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә. Тәҗрибәле хуҗалар бакчаны кышка әзерләгәндә сынамышларга колак салмый кала алмый, чөнки киләсе елның уңышын быелдан кайгыртырга кирәк. Бакчаны кышка әзерлибез Бүген бөтен уңышны җыеп бетереп, көзге сорт алмагачлардан җимешләрне алып, шалкан,...
-
Илсөя Бәдретдинова тынычландыручы көчне каян таба?
Әбиләр чуагы артистларны да сөендерә. Алар да концерт-гастрольләре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән аз гына вакытка булса да арынып торып, гөмбә ише көзге сый-нигъмәтләрне җыеп калырга ашыгалар. Менә популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да үзенең Инстаграмында; «Керим әле урманнарга… Урманнар арасына. Сөйлим әле серләремне, Сандугач баласына»,-дип җырлыйлармы әле… Иии мин әйтәм, бу җырны язган...
-
Татарстанда ит сыйфаты тикшергәннәр: нәтиҗә сөенерлекме?
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе даими үткәргән ит продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгы мониторингы республика кулланучылар базарында итнең сыйфаты кимүне күрсәткән. Ел башыннан белгечләр 4 мең ит продукты үрнәген тикшергән. Нәтиҗәдә, сыйфатның 1,8 процентка кимүе ачыкланган, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. Тикшерелгән...
-
Лениногорскида иң көчле шахматчылар ачыкланды
2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шәһәрнең тң көчле шахматчылар катнашында беренче блиц-турниры үтте. Анда Владимир Шуваткин җиңеп чыкты, икенче урында - Искәндәр Сафин, өченчедә - Роман Трунин. Иң яхшы уенчылар бишлегендә шулай ук - Сергей Михайлов һәм Альберт Гайнетдинов. Мәктәп укучылары арасында Матвей Николаев аерылып торган.
-
Лениногорскилыларны 17 октябрьдә ниләр көтә? Йолдызнамә
Овен: Овны сегодня окажутся во власти сильнейшего стресса. Главной причиной подобного настроения для вас станет аврал, образовавшийся на работе, а также крупные разногласия со старшими родственниками. Телец: Тельцы 17 октября 2016 г проявят чудеса дипломатии в общении с малознакомыми особами. После непродолжительного диалога случайный попутчик захочет пополнить ряды ваших друзей....
-
Тавыш бирүдә үзгәреш бар: Айгөл Хәева өченче урынга күтәрелде
Бүген конкурста катнашучылар өчен тавыш бирүдә үзгәрешләр бар. Өченче урынга Айгөл Хәева чыкты. Моңа кадәр өченче булып барган Виктория Юнусова аңардан 133 тавышка калышкан. Беренче-икенче урыннарда әлегә тотрыклы, аны Гөлфия Мифтахова белән Өлфәт Абдуллин бүлешә. Урдалылар, Шөгерлеләр, Куакбашлылар, әйдәгез, тавыш бирегез, конкурста сезнең авыл уңганнары да катнаша. Тавыш бирү җомга...