17 октябрь 2020 яңалыклары
-
М12 юлы Татарстанда авыл территорияләренең күп кенә проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк
Мәскәү-Казан тиз йөрешле автотрассасы якын-тирә авыллар үсешенә, җирле халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә этәргеч бирәчәк.
-
«Поле чудес»та җиңгән Руслан Әмировның әнисе районыбызның Федотовка авылыннан булып чыкты
Кичә Беренче каналның «Поле чудес» тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
-
Инвесторлар Татарстанда М12 трассасын эшләтеп җибәрү белән заводка 1 млрд. сум кертергә әзер
М12 трассасы ярдәмендә Лаеш районында сыекландырылган табигый газ җитештерү барлыкка килергә мөмкин, проектка инвестицияләр күләме 1 млрд.сум тәшкил итәчәк.
-
Чыгарылыш сыйныфлар БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза торган көн билгеле
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Viber мессенджерында Татарстанда коронавирус турында хәбәрләр каналы барлыкка килде
Viber мессенджерында «COVID-19 Татарстан» яңа каналы барлыкка килде. Анда республикада коронавирус вазгыяте үсеше турында хәбәрләр чыгачак.
-
Кәгазьме, электронмы – сайлый аласыз
Лениногорск Пенсия фонды идарәсе һәр хезмәткәргә шушы елның 31 декабренә кадәр, хезмәт кенәгәсен традицион кәгазь яки электрон рәвештә сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә. Бүгенге көндә 52 процент лениногорскилы хезмәт кенәгәсен алып бару ысуллары белән танышып, үзенә кирәклесен сайлаган инде.
-
Генералның хатыны суга пешеп үлгән
Фатирда су торбасы шартлагач, ул өйдән чыга алмаган. Вакыйга Мәскәүнең Барвиха урамындагы фатирларның берсендә булган.
-
Вирусолог: Covid-19 мең тапкыр вакцинага караганда куркынычрак
Яңа Covid-19 инфекциясе авыруы вакцинага караганда куркынычрак. Шуңа күрә вакцинация-бүгенге көндә пандемиядән бердәнбер реаль чыгу юлы. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов шундый фикер белдерде.
-
Кәбестәдән тәмле пирог
Кәбестәне вак итеп турап, сыер мае салынган табада тушить иттем! Анда борыч һәм тоз салдым! Баллы булганын яратмыйм! Кемдер шикәр комы белән ясый. Кәбестә пешеп чыгарак, 3 йомырка туглап, кәбестәгә кушып болгаттым! Эчлек әзер.
-
Россиялеләр махсус кушымтада товарларның куркынычсызлыгын тикшерә алачак
Россиядә махсус платформа эшли башлады. Анда сатып алучылар товарның куркынычсызлык стандартларына туры киләме-юкмы икәнлеген белә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Росаккредитациягә сылтама белән хәбәр итә.