17 декабрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорскиның "Маркс" хуҗалыгында семинар узды
Салкын кыш айларында ничек итеп мал санын саклап калырга, сөт савып алу күләмен киметмичә, мул продукция алуга ирешү хакында "Маркс" хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. Әйтергә кирәк, терлекчелек ел әйләнәсе игътибар сорый торган тармак, ни дисәң дә, хуҗалыкны тотрыклы керем белән тәэмин итә бит. "Маркс" хуҗалыгы хәзерге вакытта мул сөт саву...
-
Лениногорск мөселманнары спортта да катнашкан
Чирмешәндә үткән республикакүләм мөселман спартакиадасында Лениногорск командасы уңышлы чыгыш ясады. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән ике йөзләп мөселман җыелып, өстәл теннисы, йөзү, волейбол һәм спортның башка төрләре буенча көч сынашкан. Безнең команда мөселман яшьләреннән торган, җитәкчеләре - имам-мөхтәсиб - Исмаил хәзрәт Сингатулла. Алар волейбол буенча беренче, өстәл теннисы буенча икенче урын...
-
Лениногорск егете экология проблемасына битараф түгел
Казанда үткән республика яшьләренең "Саф караш" социаль-экологик реклама конкурсы җиңүчеләре арасында лениногорскилы да бар. Руслан Ситдыйков "Кыска метражлы фильм" номинациясендә II урынга лаек булган. Хәзерге вакытта ул - КНИТУның I курс студенты, аңа кадәр Лениногорск нефть техникумын тәмамлаган. Руслан фикеренчә, экология проблемасы безнең ил өчен актуаль. Аның "Агачны коткар" фильмы...
-
Лениногорскида ВИЧ - инфекциялеләр арта гына бара
ВИЧ-инфекция дигән заман афәте белән ничек көрәшергә? Аны йоктырмас өчен нинди чаралар күрергә? ВИЧ-инфекция һәм туберкулез белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында сүз шул хакта барды. Республиканың бер газетында быел Лениногорскида ВИЧ-инфекция йоктыручыларның яңа очраклары әзрәк теркәлгән дип укыгач, димәк, аның көрәшү ысулы табылган икән дип шатланган идем. Ләкин иртәрәк...