17 декабрь 2015 яңалыклары
-
Терроризм акты турында ялган хәбәр тараткан өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Терроризм акты янау үсү сәбәпле, хокук сакчылары гражданнарны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләр турында хәбәр итәргә чакыра. Урамда шикле әйберләр күрсәгез112 телефоны аша коткаручыларның бердәм хезмәтенә, 02 - полициягә, 052 - аноним криминаль мәгълүмат бюросына шалтыратырга кирәк. Әмма шул ук вакытта "телефон терроризмы" да киң үсеш алды....
-
Рамил Шәраповның кулында гипс
Күптән түгел интернетта танылган юморист Рамил Шәрәповның кулына гипс салган фотосы пәйда булды. Күпләр инде комментарийлар дә калдырырга өлгергән. "Гастрольләргә ничек чыгар? Кем белән сугышып кулын сындырган?" - кебек сораулар язылган. Рамил бу сорауларның барысына да җавап бирде. - Кулны өйдә булганда сындырдым. Кызык кына килеп чыкты ул. Хатыным аш...
-
Минзәлә юлында һәлакәттә ике кеше гомере өзелгән
Бүген, 17 декабрьдә, М-7 трассасының 1099 нчы чакрымында, Минзәлә районы биләмәсендә, коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Иртәнге сәгатьтә трассада "ВАЗ-2114" белән "Тойота Королла" кара-каршы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүчеләрнең икесе дә урында ук һәлак булган. Бер пассажирны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Фото: chelny-izvest.ru
-
Илсөя Бәдретдинова тазарырга тели
Хәзер күп артистларга ябыгу җене йокты. Барысы да төрле ысуллар, диеталар белән ябыгырга тырышалар. Ә менә Илсөя Бәтретдинова киресенчә тазарыррга тели. Тамашачалар күзәтүенчә, соңгы арада Илсия бик ябыкты. Ул 68 килодан 55 килога калган. Һәм мондый хәл торышы җырчының күңеленә бер дә хуш килми. Илсия элеке кыяфәтен кайтарыр өчен май...
-
Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды, ди Путин
РФ Президенты фикеренчә, бу Хөкүмәтнең уңай эше турында сөйли. Россия икътисады кризисның иң югары ноктасын узды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында белдерде. Аның сүзләренә караганда, инфляция темплары югары булуга (ел башыннан күрсәткеч 12,3 процент тәшкил итте), төп капиталга инвестицияләр кимүгә (5,7 процентка), халыкның реаль кереме...
-
Лениногорскига Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитте (фотолар)
Кичә кичке 4 ләр тирәсендә шәһәр урамнары буйлап, Кыш бабай белән Кар кызы үтте. Кешеләр гаҗәпләнеп карадылар, балалар куанды, әти-әни бәйрәм рухы алып килгән өчен Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтен әйтте. Әлеге чараны 7нче ТОС оештырды, Кыш бабай белән Кар кызының 7нче ТОСка караган микрорайонда бүләк өләшеп йөрүе иде....
-
Балтач егете Пенсильваниядә "TATAR" дигән автомобиль номеры алган (ФОТО)
Белүебезчә, Америка кушма штатларында цифр һәм хәрефләрдән торган гына түгел, ә тулы бер сүзне тәшкиль иткән автомобиль номерларын теркәп була. Пенсильвания штатының зурлыгы буенча икенче урында торган Питтсбург шәһәрендә яшәүче һәм шунда укучы Балтач егете үзенең автомобиленә "TATAR" дигән номер теркәгән. Фотодан күренгәнчә, Ленар Мөхәммәдиев моңа бик шат. http://matbugat.ru/news/?id=13423
-
Лениногорскиның "Надежда" ветераннар хорына 25 ел
Шәһәр мәдәният сараенда ветераннар хоры 25 еллыгын билгеләп үтте. Юбилярларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова һәм башкалар котлады. Кунак буларак, Азнакайдан "Ләззәт" хореографик коллективы чыгыш ясады. Әлеге коллективны җиде ел дәвамында Фирүзә Мирзиянова җитәкли. Ул көнне аның җитәкчелегендә хор халык...
-
Татарстанда 16 меңгә якын эшсез теркәлгән
Бер атнада республика эш бирүчеләре 801 вакантлы урын тәкъдим иткән. 15 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында эшсезләр саны 15 мең 850 граждан тәшкил иткән, бу узган атнага караганда, 39 кешегә күбрәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерә. Республикада теркәлгән эшсезләр...