ДЕКАБРЬ АЕНДА НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТЕЛӘ: СИНОПТИКЛАР ФАРАЗЫ
Татарстанда узган ял көннәрендә яуган кар ярты айлык нормадан артты. Әмма метеорологлар бу әле явым-төшемнең башлануы гына дип кисәтә.
Кыш республикага соңарып килде. Аномаль коры һәм җылы ноябрьне, карлы декабрь алмаштырды. Һава торышының "киреләнүен" белгечләр атмосфера циркуляциясе һәм глобаль җылылык белән аңлата.
Аномаль җылы ноябрь
"Норма буенча ноябрь аенда кар...