18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Узган атнада Лениногорскида бер кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
Татарстанда 1-13 гыйнварда ВИЧ-инфекция йоктыруның 26 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Аерым алганда, Казанда шундый 9 очрак ачыкланган, Чаллыда - 7, Әлмәттә -2, Азнакай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай районнарында - 1әр очрак.
-
Әлмәттә 16 яшьлек үсмер вафат. Кайгы уртаклашучы гына юк
4 гыйнварда «Татнефть» ААҖ спорткомплексының бокс залында тренировка вакытында 16 яшьлек үсмер башы авыртуын әйтергә өлгергәннән соң аңын югалта. Аны Әлмәт үзәк район шифаханәсенә алып китәләр. Анда тикшерүләр үткәрелеп, диагноз куелганнан соң гематоманы алу буенча операциягә керешәләр. Әмма барлык бу гамәлләр тиз арада башкарылмау сәбәпле кыйммәтле вакыт югала. Һәм нәтиҗәдә...
-
Лениногорскилылар төшкән "Башваткыч" тапшыруын гыйнварда күрсәтәчәкләр
Тапшыру ТНВ каналыннан 30 гыйнварда күрсәтеләчәк, 19.00 сәгатьтә башлана. Исегезгә төшерәбез: декабрь аенда бездән өч кеше - Таһир Шәмсуаров, Талига Сәйфиева, Фәһимә Минаҗева башваткыч чишеп кайткан иде. Тапшыруны карарга онытмагыз
-
Лениногорск кибетчеләрен пистолет белән куркытучылар - сак астында
Былтыр пистолет тотып кереп, шәһәрдәге ике кибетне басканнар иде. Шушы көннәрдә билгеле булды: һөҗүм ясаучылар барысы да тоткарланган. "Киви" кибетенә һөҗүм итүче элек хөкем ителгән кеше булган, ул җинаять эшләргә ике атна кала Чаллы шәһәреннән пистолет сатып алган. Икенче кибеткә һөҗүм итүчеләр барысы да - яшүсмерләр. Алар битлекләр сатып алып...
-
Өч көн ишеген ачмаган ир-атны асылынган килеш тапканнар
17 гыйнвар көнне бер фатирның ишеген ачуда ярдәм сорап, МЧСта шалтырату кабул ителә. Чаллы кешесе өч көн ишеген ачмаганга күрә, танышларында шик туа. Ишекне җимереп эчкә узган коткаручылар асылынып үлгән 51 яшьлек ир-ат мәетенә тап була. Вакыйга уңаеннан тикшерү бара.
-
Югалган инкассаторны эзлиләр: җинаять эше кузгатылган (+фото)
15 гыйнварда Казанда терминаллардан җыелган акча белән инкассаторның юкка чыгуы хәбәр ителгән иде. Россия Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты буенча (аеруча зур күләмдә урлашу) җинаять эше кузгатылган.Түләү терминалларына хезмәт күрсәтү буенча Казан фирмасы хезмәткәре 4 миллион 200 мең сум күләмдә акча урлауда шикләнелә. Әлеге фирма...
-
Лениногорск районында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлыйлар
Хәзерге вакытта язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларның 102се ремонтланган, тагын планга куелганнан 87се бар, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Чәчкечләр - 46, тагылма техника 44 процентка әзер, культиваторларның яртысы ремонтланган. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләп буенча, тагылма техника 1 апрельгә, трактор, автомашиналар, агрегатлар 5 апрельгә әзер булырга тиеш.
-
Резидә Шәрәфиевага 50 яшь тулган (фотолар)
Җырчы Резидә Шәрәфиева өчен Яңа ел юбилейлардан башланып китте. Узган елның декабрендә әнисе Рәйханага - 70, быел январьдә кызы Зөләйхага - 10, үзенә 50 яшь тулды. - 10 январь көнне 50 яшь тулды дип зурлап әйтәсем килмәгән иде. Хәзер бөтен кеше белде инде. Юбилей дигәч, кызыксынучылар күп булды. "Сиңа 45...
-
Әлмәтле машинасында янып үлә язган
Кичә иртәнге тугызынчы яртыларда янгын частена Маяковский урамындагы бер йорт ишегалдында «Рено Меган»га ут кабу турында хәбәр керә. Урынга килеп җиткән янгынчылар ут белән көрәшергә тотына. Шулчак машина эчендә кеше барлыгы ачыклана. Янгын сүндерүчеләр аннан шок хәлендәге 1989 елгы егетне тартып алалар. Ул машинасын кабызып җылытырга уйлаган һәм йоклап киткән....
-
Шәхси мунчада шартлау булган: бала зыян күргән
Минзәлә районы Хуҗамәт авылындагы гадәттән тыш хәл турында "112" хезмәте аша җирле коткаручыларның кизү бүлегенә кичә, 17 гыйнварда, 11:25 сәгатьтә хәбәр ителә. Алынган хәбәр буенча шәхси йортта газ котелы шартлау һәм бер баланың сәламәтлегенә зыян килүе әйтелә. Коткару хезмәте йортка терәп салынган мунчада мичтәге парның чамадан тыш күп җыелуы аркасында...
-
18-24 гыйнварга йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада үзләренең максатчан булуын тояр. Чит кешеләр ярдәменнән башка да теләгәнегезгә ирешә алуыгызны аңларсыз. Әгәр дә план буенча гына барып, вак-төяк мәшәкатьләргә бүленмәсәгез, уңышка ирешү юлы озын булмас. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атна дәвамында даими рәвештә дуслары белән аралашып торырга туры килер. Бу сезнең файдага гына: яңа идеяләр, мавыгулар...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Гаиләдә кечкенә балалар булганда, газны болай гына сүндерергә ярамый”
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсендә социаль куркынычлык зонасында булган гражданнар белән эш буенча профилактика төркемнәре нәтиҗәлеге турында сүз барды. ТР Хөкүмәте йортында үткәрелгән киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Доклад белән ТР гражданнар...