18 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Җәмәгатьчелек Илһам Шакировны соңгы юлга “Мәңгелеккә китеп барам” җыры белән озатты (ВИДЕО)
Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасиме җырчының “Мәңгелеккә китеп барам” дигән җырының аудиоязмасы белән тәмамланды. Җәмәгатьчелек аны тын калып басып тыңлады.
-
КЫШНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНА ҺАВА ТОРЫШЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ
Быелгы кыш явым-төшемгә бай. Ул нормадан 128–222% ка артып киткән. Кар көртләре биеклеге 65 сантиметрга җитте. «Дөрес, алар, нигездә, Казанда һәм республиканың көнбатыш районнарында гына», – дип сөйләде бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь.
-
Миңнехановларның кызы Корьән тыңлап йоклый
Белүебезчә, күптән түгел Гүзәлем һәм Салават Миңнеханновлар гаиләсендә күптән көтелгән куаныч булды – кызлары Мәдинә туды. 7 нче гыйнвардан алып, яшь әти-әни тулысынча бәби карау мәшәкатенә чумды.
-
Галимнәр ач торуның файдасын дәлилләгән
Калифорния университеты галимнәре ач торуның метаболизмны яхшыртуын, организмның картаюга бәйле авырулардан саклавын һәм сәламәтлекне яхшыртуыен ачыклаган. Бу мәсьәләгә кагылышлы тикшеренүчеләр белән мәкалә Cell Reports журналында басылып чыккан, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
Урдалы авылында яңа ФАП ачылды (ФОТОЛАР)
Районыбызның Урдалы авылында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: республика программасы нигезендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
-
Дару урынына – кипкән җиләк-җимеш
Кипкән җиләк-җимеш даруны алыштыра. Алар иммунитетны ныгыта, күп кенә авыруны дәваларга һәм булдырмый торырга ярдәм итә.
-
Лениногорскилыларны майда озын яллар көтә
10 көнгә сузылган Яңа елга каникулларыннан соң , "ныклап" эшләргә өйрәнеп киләбез.
-
Яңа машина алгач...
Һәрбер яңа машина хуҗасы аның ватылмыйча, озак “яшәвен” тели. Моның өчен ни эшләргә кирәк? Барыннан да элек машинагызның сезгә ничек хезмәт итүе беренче 3-5 мең километрны ничек йөрүегезгә бәйле.
-
Яңа төзелгән Зур концерт залына Илһам Шакиров исеме биреләчәк
Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировның татар җыры эталоны булуын билгеләп үтте.
-
Кар яуганга кем сөенә? Галимнәр авыл хуҗалыгы өчен ел уңышлы булачак дип фаразлый
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында чираттагы очрашуда сүз башлыча ел йомгаклары турында барды. Институт җитәкчесе Марсель Таһиров әйтүенчә, узган ел, башкалардан аермалы буларак, нәтиҗәләргә бай, уңышлы дип саналырга хаклы. Хикмәт галимнәребез уйлап тапкан йөздән артык югары җитештерүчән сортларның Татарстан хуҗалыкларында елдан-ел киңрәк мәйданнар биләвендә яки терлекчелек тармагындагы уңышларда гына да түгел бугай.
-
Башкортстанда бер ир-ат тугыз катлы йорт түбәсеннән подвалга егылып төшеп исән калган
Этен урамга йөртергә алып чыккан бер хатын-кыз, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп, коткаручыларны чакырган.
-
Халык Илһам Шакиров белән хушлаша башлады
Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны озатуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.
-
"Татар-информ" Илһам Шакиров белән хушлашуны онлайн күрсәтә
Җырчыны соңгы юлга озату опера һәм балет театрында булачак.
-
Кирәкле догалар
Үзегез белән сакласын