18 февраль 2014 яңалыклары
-
Лениногорскилы Россия беренчелегендә бронза призер булды
Новочебоксарск шәһәрендә күп төр ярыш буенча үткән Россия Чемпионаты һәм Беренчелегендә лениногорскилы уңышлы чыгыш ясады. Россия беренчелегендә 23 яшькәчә булган яшьләр арасында 1993 елгы Алексей Кравцов бронза призеры булды. Ул 1 нче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер университетта укый.
-
Лениногорскилы иренә пычак белән кадаган
Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре сожителенә пычак белән кадаган 37 яшьлек хатынны тоткарлый. Ике арада ызгыш исерткеч эчемлек куллангач килеп чыга. Хатын ачуыннан, аш бүлмәсендәге пычакны алып, ирнең корсагына кадый. Куркып калып, тиз генә "ашыгыч ярдәм чакырта". Ирне хастаханәгә озаталар, хатынны тоткарлыйлар.