18 февраль 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилыларны мартта озын ял көтә
Быел март аенда Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан ял көннәре саны дүрт булачак. Шулай итеп, без 5, 6, 7, 8 мартта ял итәчәкбез. 7 март дүшәмбегә туры килә. Шулай да андагы эш көне 3 гыйнвардагы якшәмбе күчерелү сәбәпле ял көненә әйләнә.
-
Чүп-чар астында калып үлгән
Бу гадәттән тыш хәл кичә көндез була. Казанда Васильченко урамындагы чүп-чар эшкәртү предприятиесендә пластик, кәгазь, пыяла ише калдыкларны кулдан аеру цехында бер хезмәткәрнең үле гәүдәсен табалар. Хатын-кыз калдыклар астында калган була. Аны имгәнеп, чүп-чар өеме астында тончыгып үлгән дип фаразлыйлар. Хәзер бу вакыйганы хокук саклау органнары тикшерә.
-
Шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Муса Җәлилинең 110 еллыгын билгеләп үттеләр (фотолар)
Бөек шагыйребезнең 110 еллыгына багышлап Лениногорск китапханәләр системасына кертелгән китапханәләрдә төрле чаралар узды. Аның туган көнен без ел саен 15 февральдә билгеләп узабыз. Быел бер атна дәвамында "Җырым булсын бүләгем", "Син хәтердә безнең, Муса Җәлил!" һәм башка исемле татар һәм рус телендәге китаплапр күргәзмәсе оештырылды. «Аның даны мәңгелек», «Гомерем минем...
-
Аутист кызның кыйналуы турындагы хәбәрне прокуратура тикшерде
Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы шәһәрдәге бер балалар бакчасында аутист кызның кыйналуы турындагы хәбәр уңаеннан тикшерү үткәрде. Тикшерү эше Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча башкарылды. Казан хокук яклау үзәге мәгълүматлары буенча, Яшел Үзәндәге бер балалар бакчасында 7 яшьлек аутист-кызның алгы тешен бәреп төшергәннәр, колагына зыян китергәннәр. Әни кеше медицина оешмасына...
-
Лениногорск ветеранында кунакта балалар булды (фотолар)
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 16 нчы балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре Светлана Гаврилова, Лилия Горынцова җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны, 7 нче ТОС микрорайонында яшәүче Сәет Идрисовта кунакта булды. Заварыкин урамында гомер итүче Сәет абый белән Клара апа яшь кунакларны шатланып каршы алды. Малайлар-кызлар тынычлыгыбыз өчен көрәшкән сугышчы белән якыннан аралашты....
-
Шөгердә бер көндә әнисез дә, йортсыз да калган балага ярдәм күрсәткәннәр
Шөгер авылындагы Чкалов мәктәбенең IX сыйныфында укучы Айдарыбызның кечкенә йөрәген кайгы пәрдәсе каплап алды. Озакка сузылган каты авырудан соң ул әнисен югалтты. 8 февральдә әнисен җирләргә киткән җирдән Шөгернең завод ягында булган өйләренә кайтырга насыйп булмый аларның ятим калган гаиләсенә. Туганнары белән бергә зиратта вакытта янгын йортларын кара күмергә әйләндерә....
-
Табиблар аркасында үле бала тапкан... Алай гына да түгел әле
Уфада бер хатын-кыз табиблар хатасы аркасында үле бала тапкан. Хәзер ул башкача бала таба алмаячак. Әлеге фактлар тикшерү органнары һәм суд тарафыннан дәлилләнгән инде. Ачыкланганча, 2011 елда 35 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең тугызынчы аенда эче авыртып шәһәрнең 3 нче номерлы клиник хастаханәсенә килә. Кесарев кисеме тиз арада ясалырга тиеш булса да,...
-
Бөгелмәдә мөнәҗәт әйтүчеләр фестивале уза
13 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә "Зәйтүнә" республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра. Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион Хәнәфи мәзхәбенә дәгъват кылу максатыннан үткәрелә, дип аңлатма бирә Диния нәзарәтенең...