18 февраль 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар "Юбилейный" паркын төзекләндерү буенча фикер алышты (фотолар)
Җомга көн кич белән лениногорскилылар Никахлашу сараена җыелды. Анда җанлы һәм җитди сөйләшү булды. Тулаем алганда сүз "Юбилейный" паркын яңарту турында барды. Җыелган халык шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасев тәкъдим иткән паркны реконструкцияләү проекты белән танышты, презентация карады. Аннан соң һәркем үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде. Алай гына да түгел,...
-
Бәйгебездә ялларда тавыш бирергә онытмагыз
Бәйгедә җиңәр өчен көндә тавыш бирергә онытмагыз, ялларда да кереп тавыш бирергә кирәк. Хәзерге вакытта беренче өчлектә Вәлиевлар, Ишмөхәммәтовлар, Каримовлар гаиләләре. Алардан әзрәк калышып Дәүләтшиннар, Зиатдиновлар бара. Тавыш бирү 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда милли бизәкләр белән таныштылар (фотолар)
Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Туган җир бизәкләре" исемле чираттагы очрашу узды. 2нче мәктәп укучылары милли бизәкләрнең үзенчәлекләренә төшенде. Аннары белемнәрен кулланып, сөлге бизәкләрен кәгазьгә төшерделәр.
-
Ялган даруларга караганда, фармацевтика өлкәсендә «брак» дип танылган дарулар күбрәк очрый
Былтыргы тикшерүләр буенча, Татарстанда 51,1 мең кап сыйфатсыз дару әйләнештән алынган, 43,2 мең төргәк медицина эшләнмәсе яраксыз дип табылган. Саннар шомландырса да, ялган дарулар фармацевтика өлкәсендәге барлык препаратларның 1 процентын гына тәшкил итә икән. - Халык арасында «даруларның хәтта 60 проценты ялган» дигән имеш-мимешләр йөрсә дә, чынлыкта фальсификация аз очрый,...
-
Лениногорскида 9 яшьлек кызны машина бәргән (фото)
6нчы мәктәп укучысын 46-яшьлек Р. бәргән. Кыз тән җәрәхәте ала. 17 ел машинада йөрү тәҗрибәсе булса да, әлеге шофёр ел дәвамында кагыйдәләр бозган өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган була, тик штрафлары һаман түләнмәгән, дип хәбәр ителә "Лениногорские вести" сайтында.
-
Лениногорскилыларны киләсе атнада дүрт көн ял көтә
Дүшәмбе һәм сишәмбе - тулы эш көннәре, ә чәршәмбе, 22 февраль, бәйрәм алды көне. Димәк, Хезмәт кодексы буенча эш көне бер сәгатькә кыскара. 23 февральдән 26 февральгә кадәр Ватанны саклаучылар хөрмәтенә ял итәчәкбез. Әлеге дүрт көнлек каникуллар безгә 1 гыйнвар ял көнен җомга - 24 февральгә күчерү турындагы хөкүмәт карары...
-
Лениногорск трамплинчысы Европа Олимпия фестивале призёры булды
17 февраль көнне Төркиянең Эрзурум шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Европа Олимпия фестивале узды. Ярышларда Словения, Франция, Россия,Финляндия, Румыния җыелмалары катнашты. Россия командасы составында Лениногорск егете Александр Логинов та бар иде. Нәтиҗәдә безнең команда III урын яулады. Котлыйбыз!
-
Лениногорскида җылыта
Татарстан синоптиклары 18-22 февральдә атлантик циклон тәэсирендә аномаль җылы булачак дип хәбәр итә. Бу көннәрдә урыны белән җепшек кар, буран көтелә, шул сәбәпле күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. Җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 18 февральдә төнлә 10-15 градус салкын (көнчыгыш районнарда 21гә...