18 апрель 2014 яңалыклары
-
Экологик өмә 26 апрельгә күчерелә
Алдан хәбәр иткәнчә, район һәм шәһәрдә экологик өмә 19 апрельда түгел, 26 апрельда узачак. Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз.
-
Соравың булса – шалтырат
21-22 апрельдә гражданнарга хокукый ярдәм итү һәм хезмәткә хокукның үтәлешен тәэмин итү максатыннан, халык өчен республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле телефон буенча «кайнар линия» үткәрә. Бәхәсле ситуацияләрне аңлатырга, тулы мәгълүмат алырга республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле затлары, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау...
-
Авыл чистарак, диләр
Шәһәрдәге Тукай, Ленинградская, Куйбышев урамнары әзме-күпме тәртипкә салынды, ә иң пычрагы - Шашин урамы, диделәр "АрхГрадСтройКонтроль" оешмасында. Сәбәбе - элекке 36 нчы балалар бакчасы урынында алып барылган төзелеш эшләре. Бу урамны җыештыру өчен җаваплы предприятиегә авыргарак туры килер шул быел. Ә җаваплы оешмалар җыештыру-чистарту эшләренә дүшәмбедән үк чыга башлады. "АрхГрадСтройКонтроль"...