18 май 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилылар пенсиясен Интернет аша рәсмиләштерә башлаган
Апрельдә эшли башлаган әлеге хезмәттән биш лениногорскилы файдаланган, аларның гаризасы ун көн эчендә расланган. Билгеләүнең оперативлыгы пенсия эшенең әзер макетыннан файдалану нәтиҗәсендә мөмкин була. Элек гариза бирүче, яисә эш бирүче пенсия фондына барлык кирәкле документларны бирә, шуннан соң белгечләр пенсия хокукларын бәяли һәм макетын формалаштыра иде. Хәзер пенсия билгеләү турында...
-
Туган якны өйрәнү музее 30 еллыгын билгеләде
18 май - Халыкара музейлар көне. Шәһәрдәге туган якны өйрәнү хезмәткәрләре өчен ул быел икеләтә бәйрәмгә әверелде. Чөнки музейга 30 ел тулды. Алар аны, юбилейларда кабул ителгәнчә, зурлап, дусларын чакырып, яңа экспонатларга баеп каршы алды. Бу көн котлау-тәбрикләү, концерт номерларына да бай булды.
-
“Заман сулышы” өчен тавыш бирегез
"Заман сулышы" газеты "ТАТМЕДИА" җәмгыяте оештырган бәйгедә катнаша. http://tatmedia.ru/legends/24/ ссылкасы буенча кереп, газетыбыз өчен тавыш бирсәгез иде. Анда шулай ук "Заман сулышы" ның тарихы, уңышлары белән таныша аласыз.