18 июнь 2017 яңалыклары
-
Казанда узган Португалия – Мексика матчына 34 мең 372 тамашачы килгән иде
Матч Кубка конфедераций между сборными Португалии и Мексики в Казани посетили 34 372 зрителя. Об этом сообщил диктор по стадиону «Казань-Арена». Матч Кубка конфедераций между сборными Португалии и Мексики стал первым для Казани. Всего столица Татарстана примет четыре игры - помимо португальцев и мексиканцев здесь между собой сыграют сборные Германии...
-
Мондый матур почта тартмаларына, әлбәттә, “Заман сулышы” кирәк
Әнә ничек матур итеп почта әрҗәләренә яңа төс керткәннәр Иске Шөгер авылының Яшьләр урамында яшәүчеләр. Бу хакта социаль челтәрдәге төркемдә язалар. "Ә бу безнең көндәлек "салават күперебез". Яшьлэр урамының бизәге. Кемдә бар мондый матурлык? Беркемдә дә юк. Күршеләр белән элеккеге почта тартмасына яңа жан өрергә киңәш кылдык та, буяп та...
-
"Ландыш" лагеренда Әти-әниләр көне үтте (ФОТОЛАР)
Кичә "Ландыш" лагеренда зур бәйрәм - Әти-әниләр көне узды. Гадәттәгедән соңрак уздырылу сәбәпле, әлеге көнне лагерьдә ял итүче балалар өчен икеләтә көтеп алынган булды. Бу көнне әти-әниләргә лагерь территориясенә керергә рөхсәт ителә (башка елларны корпус эченә үтеп, балалар яшәгән бүлмәләрне дә карарга була иде, быел ул тыелган). Барлык отрядлар килгән...
-
Лениногорскилылар өчен: Конфедерацияләр Кубогының телевидение аша күрсәтелүче матчлары (трансляцияләр графигы)
Футболга битараф булмаучы лениногорскилылар өчен КОНФЕДЕРАЦИЯЛӘР КУБОГЫ матчларының ТВ-трансляцияләре тәртибе белән таныштырабыз. Бүген Казанда уйныйлар, уен кичке 18.00 сәгатьтә башлана, бергәләп карыйк. Үзегезгә теркәп калыгыз, дуслар!
-
Рамазан ае сәдакалары (күләме билгеле)
25 июньдә - Гает көне. Зәкятнең нисабы алтын бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы - 100 сум, бер кешегә. Фидия сәдакасы - 200 сум. Матди мөмкинлеге булмаганннар әлеге сәдаканы түләүдән азат ителә. Чыганак: http://dumrt.ru/
-
Татарстан авылларына, шул исәптән Лениногорск районына да ирекле янгын сүндерүчеләр командасы өчен җылы депо кирәк
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы янгын сүндерү техникасы сакланган деполарны республика программасы нигезендә төзергә тәкъдим итә. Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика муниципаль районнарындагы ирекле янгын сүндерүчеләр бүлекчәләре өчен кышын җылытыла торган биналар төзү һәм төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Баш идарә җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаиль...
-
Сугышлы мәктәбе кызлары костюм ясаганнар, бантиктан (фотолар)
Мәктәп сайты хәбәр иткәнчә, Сугышлыда "Чишмәкәй" мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен Бантиклар көне узган. Кызлар бантиклардан ясалган костюмнарын яклаганнар. Лагерь вожатыйлары кызыклы уеннар үткәргән. Бәйрәм күңелле узган, балалар да актив катнашып, күңелле кәеф алган.
-
Сарабиккол һәм Түбән Чыршылы якларында менә ниләр күзәткәннәр
Бу фотоларны әлеге ике авылдан җибәрделәр. Сарабикколда мондый хәлне берәр сәгать элек күзәткәннәр. Аллага шөкер, давыл булмады, дип язып җибәргәннәр. Түбән Чыршылы халкы моны Чирмегән ягыннан күзәткән.
-
Россия мәгариф һәм фән министры: Дәреслекләр саны кинәт кимиячәк
Дәреслекләрнең эчтәлеген кыскартканнан соң "алар дөнья, фән һәм Россия турындагы заманча, классик күзаллауга күбрәк туры киләчәк", диде министр. Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, дәреслекләр саны кинәт кимиячәк, дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. "Дәүләт-профессиональ-җәмгыяви экспертиза механизмнарын көйләргә кирәк, ул күптөрлелекнең оптималь балансына ирешү һәм дәүләт таләпләрен,...
-
Казанда гына түгел, Лениногорскида да футбол ярышы була, карарга килегез
Бүген, ял көне 18 июньдә "Яшьлек" спорткомплексы стадионында футбол буенча ир-егетләр арасында республика беренчелеге уеннары узачак. Уеннар графигы: 12.00 Лениногорск - Факел (Нурлат) 13.30 Факел (Нурлат) - Васильево 15.00 Лениногорск -Васильево
-
Бүген - медицина хезмәткәрләре көне!
Июнь аеның өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Лениногорск районы һәм шәһәрендә эшләүче медиөина хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, эшләрендә уңышлар, исәнлек, халык сәламәтлеге алар өчен беренче урында торсын иде дип телибез. Халыкны дәвалар өчен аларда бетмәс-төкәнмәс энергия, көч булсын.