18 июль 2013 яңалыклары
-
Лениногорскийның алдынгы комбайнчысы
Комбайннар парадында алдынгы комбайнчы Алмаз Саримов белән сөйләшеп алдык. Шикләнмичә алдынгы, дип яза алам. Исем-фамилиясен әйткәч, «таныш исем» дип уйлап куйган идем. Соңыннан редакциягә кайткач, узган елгы «Заман сулышы» төпләмәсен алып карагач, аның «Кыр батырлары» исемлегендә һәрвакыт язылганын күрдем. Әйе, Алмаз абый узган ел 25 мең центнер ашлык суктырган. Быел,...
-
Лениногорскида сөт күпме?
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 18 июль көненә 48,7 тонна тулаем сөт савып алынган. Шуның 21,2 тоннасы "Лениногорская" агрофирмасы" өлешенә туры килә. Район буенча бер сөтлебикәдән 12,7 килограмм сөт савуга ирешелгән. Узган елның шул көнендә бер килограммга артыграк булган. 48,1 тонна сөт реализацияләнгән, шәхси хуҗалыклардан 3,5 тонна җыеп алынган.
-
Лениногорскида яңа эскәмияләр
Медсанчасть күле янына яңа эскәмияләр урнаштырылды. Әлегә кадәр ял итәргә килүчеләр җиргә утырырга мәҗбүр иде. Бу эскәмияләр җайлы, агачлар ышыгында һәм һәрберсенең янында чүп савытлары да куелган.
-
Үткен телле Гариф абый
Авылыбызда җор, үткен телле, оста гармунчы һәм җырчы, һәвәскәр артист Гариф абый Илаев (1920-1991 еллар) яшәде. Яшьли ятим калып, аны әтисенең энесе Мифтахетдин тәрбияләп үстерә. Ул сугышка кадәр колхозчы, клуб һәм китапханә мөдире булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның шаянлыгы, тапкырлыгы турында авыл халкы арасында күп мәзәк йөри. Нефть...