18 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Якташыбыз Руслан Кирамутдинов һәм Ильмира Нәгыймовадан яңа клип
Якташыбыз Руслан Кирамутдинов һәм тормыш иптәше Ильмира Нәгыймовадан яңа клип: "Ярат мине". (И.Нәгыймова көе, Л.Гайнетдинова сүз)
-
Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләүне тәкъдим итәләр. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләшү булды.
-
Лениногорскида көзге ярминкәнең кайчан булачагы билгеле булды
Ул 22 сентябрьдә, шимбә көнне, үзәк мәйданда узачак.
-
Лениногорск өлкәннәре өчен “Кайнар линия”эшлиячәк
1-10 октябрьдә 9.00дән 12.00 сәгатькә кадәр "Исток - Башлангыч" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган “Кайнар линия” үтәчәк.
-
Тикшерү комитеты каракларны үтергән эшмәкәргә карата җинаять эше ачу сәбәпләрен аңлатты
Эшмәкәр Евгений Деданин өенә кергән талаучыларны үтерде.
-
Татарстанда бәрәңге бәясе үзгәрмәгән
Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада техник культураларның, шул исәптән бәрәңгенең бәясе узган елгы белән бер чама. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
-
Бүген лениногорскилы сугыш ветераны Александр Реутов юбилее уңаеннан котлаулар алды (фотолар)
Александр Фёдоровичка бүген 90 яшь тулды.
-
Әлмәт-Лениногорск юлы ремонтка ябылды
“Әлмәт- Лениногорск 16+360 – 19+360 километрындагы автомобиль юлында ремонт эшләре башлану сәбәпле, Әлмәт-Лениногорск юлы ябылды, дип хәбәр иттеләр муниципалитеттан.
-
Лениногорскилылар автомобильләрен калдырып, велосипедка утырачак
22 сентябрь көнне Россиякүләм "Автомобильсез көн" акциясе уздырыла.
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: Көмеш эшләнмәләрне чистартабыз
Көмеш эшләнмәләр матур, әмма тиз карала. Аларны чистарта белергә кирәк.
-
Лениногорскилылар, бүген спектакль була
Бүген, 18 сентябрьдә, Әлмәт татар дәүләт драма театры Лениногорск Мәдәният сараенда концерт куячак.
-
Укытучылар татар телен укыту программаларын рус теленә тәрҗемә итәргә тиеш дигәннәр
17 сентябрьдә Татарстан мәгариф министрлыгы Казанның татар теле укытучылары белән очрашу оештырды. Чарада Мәскәүдән киләчәк тикшерүчеләр өчен татар телен укыту программалары рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш дип игълан ителде.
-
Лениногорскилылар гөмбә җыюны дәвам итә
Шәһәрдәшебез Зөлфия апа Музеева урман паркыннан күпме опята җыйган. Иртәнге сәгать алтыдан ук бара икән гөмбәгә.
-
Айсылу Габдинова: «Күпләр мине кылануда гаепләде...»
«Җәй көне минем яңа «Гөнах» исемле җырым дөнья күрде һәм аңа клип төшердек. Күптән түгел, ниһаять, аның премьерасы булып узды.
-
2019 елда күпме бәйрәм итәчәкбез?
РФ Хезмәт министрлыгы ял көннәрен күчерү турындагы хакимият карары проектын әзерләде, дип яза «Российская газета».