18 ноябрь 2019 яңалыклары
-
КФУ профессоры: Казанга Карск диңгезеннән салкын һава массалары киләчәк
Казанда бу атнаның чәршәмбесендә аномаль җылыны аномаль салкыннар алыштырачак. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
В РТ для слабовидящих выпустили рельефно-графический альбом о гербах 43 районов
В книге представлены гербы 43 муниципальных районов, а также Казани, Набережных Челнов и герб Татарстана в виде адаптированных рисунков для слепых.
-
Улын рульгә утырткан хатынны балигъ булмаган балалар эше комиссиясенә чакыралар
Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаеваны балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия утырышына чакырырга ниятлиләр. Ул интернетка урнаштырган роликта аның 6 яшьлек малае сәгатенә 130 километр тизлек белән машинада җилдерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.
-
Советлар Союзы Герое Гыйльми Баһаутдинов исеме мәңгеләштереләчәк
Лениногорск муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды.
-
Лениногорскилы “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнашты
Шушы көннәрдә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды. Бу юлы милли гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм үстерүче ханымнар Самара өлкәсендә кунакта булды.
-
Синоптиклар Россиядә кар булмау сәбәбен аңлатты
Россиядә кар яумавы хәзерге вакытта илнең Европа һәм Азия территориясенең күпчелек өлешендә һава торышын көчле антициклон билгеләве белән бәйле.
-
Быел 31 декабрь эш көне булачак
Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Лениногорскилылар "Әдәби марафон" финалистлары
Бүген киң катлам укучыларны җәлеп иткән, дөнья буенча барган әдәби марафон, интернет челтәре аша, 2017 елда башланып китте.
-
Рөстәм Миңнеханов халыкка янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүматны җиткерүне активлаштырырга йөкләде
Татарстанның 17 муниципалитетында янгын вакытында һәлак булучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте Рафис Хәбибуллин.
-
Әлмәт янында көчле томан булу сәбәпле кырда адашкан ике ир-атны коткарганнар
Әлмәт янында көчле томан булу сәбәпле кырда адашкан ике ир-атны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскилылар авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килеп, продукцияле булды
Шимбә, 16 ноябрь көнне үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы да авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләре белән сату итеп, шәһәр халкын продукцияле итте.
-
Экспертлар буыннар авыртканда булыша торган берничә ризыкны атады
Буын авырулары еш кына кимерчәк тукымадагы матдәләр алмашы бозылу аркасында барлыкка килә. Экспертлар симптомнарны җиңеләйтергә булыша һәм чирнең башлануына тоткарлык ясый торган берничә продуктны атады. Бу хакта «Известия» газетасы яза.