18 декабрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорскида үзәк чыршы “Юбилейный” паркында булачак
- Ишеттеңме, быел чыршы Үзәк мәйданда була икән. Халык соравына колак салганнар,- ди бер танышым. - Юк, Үзәк чыршының урыны шунда - "Юбилейный" паркында кала. Шәһәргә бәйрәм төсмере өстәр өчен үткән елдагы кебек, Үзәк мәйданга да чыршы куелган, - дидем. Бүгенге көндә ике урында да эш гөрләп бара. Гадәттә, карны...
-
Лениногорск районы Куакбаш авылында берәүне котырган песи тешләгән
Соңгы арада авыл хуҗалыгы предприятиеләрен төлкеләр бимазалый башлады. Араларында котыру чире белән авыручылары да очраштыргалый икән. Ул гына да түгел, Куакбашта котырган песи килеп чыгып, сыер савучы белән механикны тешләгән. Ярый вакытында атканнар, хәл зурга китмәгән, югыйсә, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин иде. Шунлыктан, Лениногорск ветеринария берләшмәсе вәкилләре алдан чарасын күрергә...
-
Лениногорскида чыршы сата башладылар
Шушы көннәрдә «Лениногорск урман хуҗалыгы» дәүләт казна учреждениесе урман гүзәлен сатуга чыгарды. Узган ел алар 800 данә чыршы саткан булса, быел да шул чама сатарга исәпли. Чыршылар шәһәребезнең җиде ноктасында: Гагарин - Тукай урамы кисешкән җирдә, Тукай урамында урнашкан «Миләш» кибете каршында, Мурзин урамындагы «Старый город» кибете янында, Кошевой-Лермонтов урамнары...
-
20 саны уңыш китерде
Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында чираттагы хоккей турниры үтте. "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы икенче уенында "Елховнефть" идарәсе белән очрашты. Күптән түгел үз бозында "Алга" командасы "Татнефть-Нефтехим" (Түбән Кама) идарәче компаниясе командасы белән очрашып, аны 20:1 исәбе белән тар-мар иткән иде. Бу юлы да җанатарлар, хоккей...
-
Сездә ничек, бездә шулай
Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә "Ана-бөек исем, нәрсә җитә ана булуга!" исемле әдәби-музыкаль тамаша узды. Кичәгә рәссам Мөдәррис Минһаҗев, шагыйрь Наил Гыйләҗев, Татарстанның атказан укытучысы Фәйрүзә Бәдертдинова, Югары Чыршылы авылыннан олы хөрмәткә лаеклы, каләм тибрәтеп матур шигырьләр, бәетләр язучы ак әбиебез - Лена апа Закирова, хезмәт ветераннары, күп балалы әниләр чакырылган...