18 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Бәкер” шифаханәсендә – яңа баш табиб
Бу атнада "Бәкер" шифаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде. Ул егерме ел дәвамында шифаханәне җитәкләгән, вакытсыз вафат булган Фаяз Ибраһимовның улы - Марат Ибраһимов. Аны коллективка тәкъдим итү җыелышына республика профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Владимир Карузин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән булган. Марат Фаязович алдында әтисенең тырышлыгы белән яуланган дәрәҗәне, данны...
-
Лениногорск районында төлке азган
Карагай авылыннан шалтыратып хәбәр иттеләр: - Авылыбызны төлке басты. Халыкның тавыкларын да чүпли башладылар. Караңгы төшкәч урамга чыгарга куркабыз. Берсен клуб янында атканнар иде, хәзер шунда күпләп киләләр. Кемгә мөрәҗәгать итәргә дә аптыраган, бәлки, сез ярдәм итә аларсыз дип, редакциягә шалтыратты Карагайдан Ралия Гайнанова. Әлеге үтенечне район дәүләт ветеринар берләшмәсенә...
-
Лениногорск халык театры авылга чыга
Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры тамашачыларга өр-яңа спектакль әзерләгән. Ул Рәисә Ишморатованың "Сулдырмагыз сәрби чәчәген" пьесасы буенча эшләнгән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Театрның режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина: - Спектакльдә мылтык тавышы да, танклар да юк. Сүз сугышта хәбәрсез югалган Мирзаһит гаиләсе турында бара, - ди. Ир сугышка киткәндә,...
-
Бүген матбугат конференциясе үтә
Бүген, 18 декабрь сәгать 12дә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрә. Матбугат конференциясен яктырту өчен 1, 2 меңнән артык журналист аккредитацияләнгән. Шулай ук трансляцияне онлайн режимда «Татар-информ» МА сайтында карарга мөмкин, ул "Россия 1", "Россия 24" һәм "Первый канал".да туры эфирга чыга. Путинның Россия һәм чит ил...