18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сыйфат өчен премиясенә лаек булучылар арасында лениногорскилылар да бар
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга XI республикакүләм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс лауреатларына һәм дипломантларына бүләкләрне республика Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. 250 дән артык кеше эшли торган хезмәт күрсәтү өлкәсендә "Бәкер" шифаханәсе дәвалау-профилактика учреждениесе" ҖЧҖ билгеләп үтелде. Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды
-
Иске Шөгердә тренажер залы ачылды (фотолар)
Бүген Иске Шөгер заманча тренажер залы ачылды. Ул "Татнефть"нең элеккеге генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов һәм авылның депутаты, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов ярдәмендә барлыкка килгән. Тренажер зал мәдәният йорты бинасының ике бүлмәсендә урнашкан. Ремонт ясалган, кием өчен шкафлар куелган. Бу хакта тулырак "Заман сулышы" газетының алдагы санында укыгыз.
-
Лениногорскида юл һәлакәте булган
Төш вакыты тирәләрендә Набережная урамында була ул, ике машина бәрелешә. Машина йөртүчеләргә зыян килми, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
-
Унбер айга - 152 җәяүле гомере
Татарстан юлларында 152 җәяүленең гомере өзелгән. Елның 11 аенда - гыйнвар-ноябрьдә, Татарстан юлларында 152 җәяүленең гомере өзелгән. Шуларның 38е машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте аркасында якты дөньядан китеп барган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, машина йөртүчеләр гаебе белән үлүчеләр саны ике тапкырга арткан. 2014 елда шул...
-
Лениногорскилылар өчен кино күрсәтелә
Мәдәният сараенда Балалар өчен: 27декабрьдә - «Чудесное путешествие Нильса с дикими гусями» - нәфис фильмы -1серия 6+ (Германия, Швеция) Башлана 13сәг. Мөселман киносы фестивале фильмы: 27декабрьдә - «Чужая» нәфис фильмы - 16+ - (Германия) Башлана15сәг. Өлкәннәр өчен: 27 декабрьдә - «Женщины против мужчин» - 18+ комедия - (Россия) Башлана 17сәг.
-
Лениногорскида дүрт балалар бакчасы ремонтланачак
Киләсе елда шәһәрдәге дүрт балалар бакчасы капиталь ремонтланачак: 2,11, 18, 24 нче бакчалар. Ремонт эшләре вакытында алар ябылачак, балаларны башка бакчаларга күчерәчәкләр. Беренче булып, ел башында ук 11нче бакча ремонтлана башланачак, хәзерге вакытта аналарга аңлату эшләре алып барыла
-
Лениногорскида бүген салкын
Бүген Лениногорскида шактый салкын, көндез -13, төнлә -14 булачак. Иртәгә 19 декабрьдә көндез -12 булуы көтелә. Төнлә -12 градуска кадәр салкынайтачак.