18 декабрь 2016 яңалыклары
-
Конкурсыбызга Шамил һәм Әхмәт Вафиннар кушылды
Бүген конкурсыбызга абыйлы-энеле Шамил һәм Әхмәт Вафиннар кушылды. Алар Чистай шәһәрендә яши, безнең сайтны гел карап баралар, конкурста да катнашырга булганнар. Шамил - дүртенче, Әхмәт беренче сыйныфта укыйлар, бу уенчыкларны үзләре ясаганнар. Сездән дә фотолар көтеп калабыз.
-
Әлмәттә серле музей ачылган (фотолар)
Бүген әлмәтлеләр сихри дөньяга чумды. Элеккеге универмаг бинасында Швейцария фәнни үзәгенең "MIRRORS IN MIND" һәм "SOUNDSCAPES" фән һәм техника музее экспозициясе эшли башлады. Экспозицияне караган әлмәтлеләр аны могҗиза дип атады. Чынлап та, нәрсә генә юк биредә: белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирүче көзгеләр, башваткычлар һәм башкалары. Шушында ук гардероб бар. Чишенеп кереп,...
-
Лениногорскилылар өчен яңа елдан балалар бакчасы күпмегә арта
Декабрьдә барлык балалар бакчаларында ата-аналар өстәмә килешүләргә кул куя башлады. Республика буенча уртача арту сигез процент тәшкил итә. Өчтән эзрәк балалары булганнар: -1дән3 кә кадәрге балаларын тәрбияләгән өчен - 3654 сум; -3тән 7 яшькә кадәргеләргә - 3145 сум. Өч һәм аннан да күбрәк балалыларга: 1-3 яшьлекләргә - 1883 сум. -3-7...
-
Лениногорскилылар, карны теплицага тутырыгыз
Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып бакчага чыгыгыз. Кыш - теплицага мөмкин кадәр кар туплап калу өчен менә дигән вакыт. Көзен теплицаны ябып калдыручылар нык ялгыша: озын салкын көннәрдә андагы туфрак кибә, катылана. Язын исә аны казу кыен булачак, мондый туфракта үскән яшелчәләр дә мул уңыш белән сөендерми. Теплицага...
-
Лениногорск районында һәлакәт, үлүче дә бар (фото)
Кичә 21 сәгать 43 минутта Иске Писмән янында юл һәлакәте була. Нива автомобилен йөртүче идарәне югалтып кюветка оча һәм әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, 41 яшьлек Лениногорск ир-аты алган җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак була. http://kznlive.ru/
-
Урмышлы егете янә "Алтын барс"лы булды
Кичә Казанда татар эстрадасының иң мөһим вакыйгасы «Татар җыры-2016» фестивале булды. Елдагыча ул зур масштабта, шаулап-гөрләп узды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды. Безнең өчен шатлыклы вакыйга: «Арабызга чит кертмәм» җыры белән Урмышлы егете Рамил Галимҗанов - «Елның иң романтик җырчысы» номинациясендә "Алтын барс" сынына ия булды. Котлыйбыз! Афәрин, Рамил!...
-
Шөгердә Чыршы ачылды да (фотолар)
Кичә Шөгернең "Яшьлек" стадионында Чыршы ачылды. Социаль челтәрдәге фотоларга караганда, буранлы көн булса да бәйрәмгә килүчеләр шактый булган. Кыш бабай, Кар кызы, убырлылар кунакка килгән. Авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин котлаган. Балалар рәхәтләнеп уйнаган, ярышканнар, бүләкләр өләшенгән.