19 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
"Яшьлек" стадионына чаңгы һәм тимераякта шуарга кил
Шәһәребезнең "Лыжная база"сы чаңгы һәм тимераякларны прокатка шуарга бирә, дип язган идек инде. Аның эшләү сәгатьләрен тагын бер кабат бирәбез. "Лыжная база"ның эш вакыты: 8.00 - 16.00гә кадәр Шимбә-якшәмбе: 10.00 - 17.00гә кадәр Бәясе (зурларга да, балаларга да) - 100 сум Укучыларга (физик культура дәресе вакытында) - 50 сум Шулай...
-
Лениногорскида – томан
Бүген Лениногорскида томанда һава торышы саклана. Температура көндез -6 -3 градус, төндә -3 -8 градуска кадәр булачак. Урыны белән кар явуы ихтимал. 20 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава. Урыны белән кар явачак. Температура көндез -4 -8 градус, төнлә -7 -16 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.
-
Лениногорскида 28 юл һәлакәте булган
Үткән атнада шәһәр һәм районда 28 юл һәлакәте булган. Бу турыда атналык планеркада полиция начальнигы хәбәр итте. Юл кагыйдәсен бозган 276 очрак теркәлгән. Алты машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган.
-
Лениногорскилылар депутатка мөрәҗәгать итә ала
22 гыйнварда "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Куйбышев урамы, 21 нче йорт) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов гражданнарны кабул итә. Ул 11 сәгать 30 миенуттан 14.00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
-
Лениногорскида янгында берәү үлгән
Кичә 18 сәгать 55 минутта Лениногорскиның Южная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ул шактый өлешне чолгап алган була. Ахырдан шунда яшәгән 1952 елгы ирнең үле гәүдәсе табыла. Аның вакытында түләмәгән өчен уты һәм газы өзелгән булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
-
Лениногорскида трамплиннан чаңгыда сикерделәр
18 гыйнвар көнне Лениногорск шәһәренең "Олимпия резервы" спорт мәктәбендә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча беренчелек үтте. Анда 23 спортчы катнашты. 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасыннан Марс Садриев җиңү яуласа, көмеш призга Руслан Әхмәтшин, бронзага Андрей Окунев лаек булды. 2003 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасыннан җиңүче булып Данил Садриев билгеләнде, көмешне Алексей...