19 февраль 2017 яңалыклары
-
Киләсе атнага йолдызлар нәрсәләр фаразлый
20-26 февраль КУЧКАР (21.03-20.04)ларга йолдызлар бу атнада энергия-көчләрен артык сарыф итмәскә киңәш итә. Сәламәтлегез какшавы бар, бу чорда организмыгыз инфекцияләргә каршы тора алмаячак. Аеруча артык авырлыгы булган кешеләргә саклану чаралары күрергә кирәк. Матди хәлегез уңай якка үзгәрәчәк. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның эш-гамәлләре канәгатьлек хисе бирмәячәк. Яраткан кешегез белән дә аралар суынып китәргә...
-
Иске Иштирәктә булачак солдатлар ярышты (фото)
Ватанны саклаучылар көненә карата Иске Иштирәк мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр" дигән бәйге узды. Анда Иске Иштирәк авылыннан Айнур Шәрифуллин, Нияз Шәңгәрәев, Бәкер авылыннан Айзат Заһиров һәм Ранис Хәйретдинов катнашты. Бәйге егетләрнең үзләре белән таныштырудан башланып китте. Алар үзләренең гаиләләре һәм әти-әниләре турында горурланып сөйләделәр. Егетләргә "Юмор остасы", "Галим", "Тәҗрибәле...
-
Лениногорскилылар, йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясатырга була
Котыру авыруыннан саклануның бердәнбер чарасы булып вакцинацияләү тора, ди ветеринария белгечләре. Шуңа да йорт хайваны, аты, кәҗәсе, эте, мәчесе, булган һәркем прививка ясатуны сорап, 2-70-04 телефоны буенча ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә ала. Иң мөһиме - әлеге процедура тулысынча бушлай. Шулай ук өерләре белән йөрүче сукбай этләр турында да әлеге телефон...
-
Илфак Шиһапов үзенә хатын эзли: "Тагын бер булса да бәбәй үстерерлек көчем дә, хәлем дә бар"
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан аерылган продюсер үзенә яңа тиң яр эзли. Җырчы булмаса да ярый, ди ул. http://matbugat.ru редакциясенә Илфак Шиһапов мөрәҗәгать иткән. - Ялгыз яшәвемә ике ел булып китте. Туйдым. Сау-сәламәт, аек, эшли торган, тормышы җиткән ир-атка да пар кирәк икән, - дип эчен бушатты ул "Матбугат.ру" хәбәрчесенә, - Минем...
-
Лениногорскида "Май чабу" бәйрәме узачак
26 февраль көнне түбән сулык территориясендә "Май чабу" бәйрәме уздырыла. Башлана сәгать 10.00 да. Программада: театральләштерелгән тамаша, район һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы, төрле конкурс-уеннар узачак. Ярминкә оештырыла. Атта йөрү мөмкинлеге булачак. Һәм, әлбәттә, карычкы яндырылачак. Килегез. күңелле булачак. http://len-journal.ru/
-
Лениногорскида 92 яшьлекләр дә компьютер серенә төшенә
Ул Урдалыда яши. Бу хәбәрне курсларда укучылар ирештерде. Без хәзер яшьләрдән калышмыйбыз - компьютерда документ та, Интернетта кызыксындырган сорауларга җавапларны да эзләп табабыз. Без дигәнем, Урдалы авылының бер төркем олы яшьтәге абый-апалары. Пенсия фондының Лениногорск идарәсе һәм "Россия пенсионерлар союзы"ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фиалка Гарипова тырышлыгы белән оештырылган "Башлангыч компьютер...