19 март 2014 яңалыклары
-
Лениногорск хәйриячеләре бүләкләнде
Лениногорск хәйриячеләре "Ел хәйриячесе - 2013" республика конкурсында җиңүчеләр арасында лениногорскилылар да бар. "Кече бизнес предприятиеләре" номинациясендә "Шифа" җәмгыяте җиңде. "Коммерцияле булмаган оешмалар" төрендә 6 нчы ТОС, "Физик затлар" буенча Наил Сәйдәшев җиңеп чыкты. Конкурсның "Массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә "Ярмарка" һәм "Кошелек" газетлары редакциясе катнашып, җиңеп чыкты.
-
Лениногорскилы Эльза Елистратова “Ел укытучысы” конкурсында – беренче
"Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды. Беренче урында - 7 нче мәктәп укытучысы Эльза Елистратова, икенчедә - 5 нче мәктәп укытучысы Надежда Ершова, өченче призлы урында - 13 нче мәктәп укытучысы Гүзәл Миндрахманова. Алар хәзер әлеге конкурсның безнең шәһәрдә үтәчәк зональ этабында катнашачак. Ул 24 - 25 мартта 7...
-
Лениногорск мөселман егетләре җиңүче
Әлмәттә мөселман яшьләренең спартакиадасында лениногорскилылар җиңү яулаган. Анда сигез район катнашкан. Мөселман яшьләре футбол, өстәл теннисы, волейбол уйнап, канат тартуда көч сынашкан. Нәтиҗәдә, Лениногорск яшьләре беренче урында, икенчедә - Әлмәт, өченче урында - Түбән Кама яшьләре.
-
“Дәрестән соң да мәктәп – 2013” проектында лениногорскилылар
Шөгердәге "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе республика конкурсында катнашып, грант отты, дип хәбәр ителә мәгариф идарәсе сайтында. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган әлеге бәйгедә алар "Дәрестән соң мәктәп - 2013" проекты белән катнашкан. 670 мең сумлык грант техник юнәлештәге берләшмәләрне үстерүдә җайланма-җиһазлар алу өчен бирелгән....