19 март 2015 яңалыклары
-
Ветераннарга сертификат һәм медаль тапшырылды
Шушы көннәрдә районыбызның бер сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне шатлыклы мизгел кичерде - аларга фатир алу өчен сертификаты һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырылды. Мэриядә узган тантанасына сугыш ветераны Гыйльметдин Хәлирахманов Зәй-Каратайдан килгән. "Улым алып килде, мондый шатлыклы көннәрне дә күрергә насыйп булды", ди. Туксанга якынлашучы ветеран сугыш...
-
Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме булачак
21 мартта шәһәр базары территориясендә "Нәүрүз" бәйрәме була. Башлана 10.00 сәгатьтә. Программада: театральләштерелгән күренеш, үзешчән артистлар һәм милли диаспоралар катнашында концерт, балалар өчен уеннар, милли азык-төлек. Рәхим итегез!
-
Сарабикколда яшәүче Хәзирә Сафинага – 90 яшь
Сарабиккол авылында яшәүче Хәзирә әби Сафина 90 яшен тутырды. Ул - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, озак еллар туган колхозында эшләгән хөрмәткә лаек кеше. Туган көнендә җирлек башлыгы Гүзәлия Гаделшина һәм урынбасары Миләүшә Сафина барып, Президент В. Путинның котлау хатын, район башлыгының бүләген тапшырганнар.
-
Патрон сатып байып булмый
Лениногорскида рөхсәтсез рәвештә патроннар саткан бер ир-ат тоткарланган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты. Элек тә хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек ир-егет 34 данә 5,6 мм калибрлы патроннар саткан. Рөхсәтсез сакланучы корал һәм боеприпасларны ирекле рәвештә тапшырып, акчалата бүләк тә алырга мөмкин бит. Мәсәлән, утлы корал...
-
Кирлегәчтән Маһиҗановлар гаиләсе – 60 ел бергә
Күптән түгел Кирлегәч авыл җирлеге башлыгы Сәрия Сәлахова Маһиҗановлар гаиләсенә бриллиант туйлары белән котлап ЗАГС идәрәсе тарафыннан язылган юбилей таныклыгы тапшырды. Әкрәм абый һәм Мөзәянә апа гомерләре буена туган колхозыбызга хезмәт иттеләр. Ике кыз, өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Һәрбер баласы үз ояларын корып, әти - әниләреннән үрнәк алып яшиләр. Бүгенгесе...
-
Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре белән очрашу
Күптән түгел Түбән Чыршылы мәктәбе укучыларының янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Илдус Кәримов белән очрашуы булды, дип хәбәр итә Лениногорск районы Түбән Чыршылы мәктәбе сайты. Илдус Кәримов укучыларга янгын куркынычсызлыгы турында аңлату эшләре үткәрде. Язгы каникуллар вакытында язгы ташудан саклану, елга буйларына бармау турында аңлатты. Ул һәрбер укучыны игътибарлы һәм тәртипле булырга...
-
Лениногорскилылар өчен бушлай юридик консультация
20 мартта лениногорскилыларга бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге булачак. Төрле сораулар буенча консультацияне нотариус, адвокат һәм прокуратура хезмәткәрләре бирә. Консультация алу вакыты: сәгать 8.00дан 16.00га кадәр. Адресы: Куйбышев урамы, 21 нче йорт, «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе.
-
Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә рәссам иҗатына багышланган очрашу
Күптән түгел Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребездә яшәп иҗат итүче рәссам - Мәһшия Мөбәрәкъ кызы Мөхәмәтова иҗатына багышланган очрашу булды, дип хәбәр итә шәһәребезнең 11 нче гимназия сайты. Гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары әлеге чарада булып кайттылар. Очрашу барышында укучылар игътибарына рәссамның иҗатына багышланган презентация һәм күргәзмә тәкъдим ителде. Укучылар...
-
КНИТУ-КАИ студентлары мини-футбол беренчелегендә
16 - 18 март 2015 ел аралыгында Лениногорск шәһәре уку йортлары арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте, дип хәбәр итә http://lfkai.ru/ сайты. Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәре КНИТУ-КАИның егетләр һәм кызлар командасы да I урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Лениногорск районында янгын
18 март көнне 10:14 сәгатьтә Лениногорск районы Савочкино авылының бер йортында янгын чыга. Янгын 40 квадрат метр мәйданны биләгән. бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, - дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты.
-
Лениногорск спортсменнары бокс көрәшендә
Чабаксар шәһәрендә WSB кагыйдәләре буенча бокс көрәше булды. Анда Чабаксар шәһәренең "Сувар" клубы һәм Лениногорскиның "Шифа" клубы спортсменнары көч сынашты. Ул "XXI гасыр" бокс лигасы клубының III нче сезоны кысаларында үтте. Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты, ил һәм күп тапкырлар дөнья чемпионы булган Николай Валуев та килгән иде. 2 сәгатьтән...
-
Лениногорскида бүген 6 градуска кадәр җылы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Лениногорскида аяз һава торышы көтелә, явым-төшемнәр күзәтелми. Юлларда бозлавык булу ихтималы бар. Һава температурасы иртән һәм көндез +2 +6 градус җылы, төнлә -1-4 градуска кадәр салкын. 20 мартка явым-төшемнәр көтелми, аяз көн булыр. Һава температурасы иртән һәм көндез +1 +4...