19 март 2016 яңалыклары
-
Һава торышы начар: юлда авария,кеше үлеме
Югары Ослан районында автомобильләр бәрелешкән. М-7 трассасының 762нче километрында "Дэу-Нексия" каршы як полосага чыгып, "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. "Дэу-Нексия" автомобиленең шоферы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла, ә пассажиры шунда ук җан бирә. Юлларда сак булыйк, зинһар. Чыганак:http://sntat.ru/
-
Ростов-на-Донудагы һәлакәт: һәлак булучыларның җәсәдләрен җыя башладылар
Җәсәдләрнең беренче фрагментлары һәм "кара тартма"ларның икесе дә табылган. Боингның һәлакәткә очравы буенча Тикшерү комитетының берничә төп версиясе бар: экипаж хатасы һәм һава торышы шартларының начар булуы. Самолет җиргә төшәр алдыннан җил тизлеге 70 км/сәг җиткән. Бу, үз чиратында, лайнерның егылып төшүенә китергән булырга мөмкин. Пассажирлар арасында 44 россияле, 8...
-
Лениногорск нефтьчеләре бу юлы автобус тартты
Кышкы сезонны ябу уңаеннан, "Лениногорскнефть" идарәсе коллективы һәр яз спорт-күңел ачу чарасына җыела. Ел саен оештыручыларның яңалык кертүе торган саен күбрәк кешене җәлеп итә. Бу юлы алар аркан ярдәмендә автобус тарту ярышын оештырып бәйрәмгә килүчеләрне гаҗәпләндерде. Нефтьчеләр спорт бәйрәме уздырырга җыенганда алдан ук матур көнгә дә заказ бирәләр, ахырсы, гадәттә...
-
Ярты миллион россияле "права"сыз калырга мөмкин: закон үз көченә керде
Россия Дәүләт Думасы дәүләтка бурычы булучыларның йөртүче таныклыгын алырга рөхсәт бирүче закон чыгарды. Алимент буенча, ПДД кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан күбрәк бурычы җыелган йөртүчене әҗәтен каплаганчы правасыз калдырырга мөмкиннәр. Таныклыктан мәхрүм итү нормасы әгәр бу гамәл көнкүрешкә средстволарның төп законлы чыганагыннан мәхрүм итү булганда яисә транспорт хуҗасы инвалид...
-
Куакбаш авылында бүген спектакль куялар
Куакбаш авыл мәдәният йортында бүген Лениногорскидан килеп спектакль куячаклар. Р.Шиһап исемендәге татар халык театры артистлары Х. Ибраһимовның "Кызыма килер йөз кеше" спектаклен күрсәтә. Башлана 18:00 сәгатьтә. Килегез!Көлеп,жырлап,күңел ачып ял итәрсез!!!
-
Ишеттегезме, ипи бәясе арта
Якын арада Татарстанда ипи бәясе 3-5 процентка артырга мөмкин. Моның турында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, моңа агрегатларның запас частьләренә бәя артуы, шулай ук икмәк пешергәндә, кулланыла торган кушылмаларның кыйбатланылуы сәбәпче. Чыганак:http://intertat.ru
-
Якын арада җырга клип төшерергә җыенабыз, ди Илфак Шиһапов
Айсылу Габдинова башкаруындагы «Алабута» җыры - «Ленинград» төркеменең «Экспонат» (кайберәүләр аны «Лабутены» дип тә атый) җырына пародия - интернетны шартлатты дисәң дә була. Җырның сүзләрен танылган журналист Данил Сәфәров язган. Идея дә аныкы. Беренче карашка гадирәк тоелган җыр вокал ягыннан шактый катлаулы. Әмма яшь җырчы Айсылу аны оригинал вариантыннан да...
-
Пермь өлкәсендәге колониядә лениногорскилы үлгән
Пермь өлкәсенең Гамово авылындагы 2 нче төзәтү колониясендә 17 яшьлек лениногорскилы үлгән.Бу турыда җирле массакүләм - мәгълүмат чаралары хәбәр иткән. Лениногорскилыны Казан колониясеннән монда ярты ел элек алып килгән булганнар. Ел саен үткәрелүче медицина күзәтүе патология ачыкламаган булган. Тик йөрәге белән бәйле проблемалары булган, диләр. - Мәйданчыкка чыккач, ул йөрәген...