19 март 2017 яңалыклары
-
Шакировлар ял итәргә җылы якка киткән
Татарстанда әле яз да матур гына килеп җитә алмый, кемдер инде җәйдән ләззәт ала. Мәсәлән, танылган җырчылар Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар. Шакировлар гаиләсе Дубайда ял итә. Җәвит абый үзенең Инстаграмдагы битенә әлеге илнең матур табигатен, ял итү мизгелләр фото, видеога төшереп кертеп бара. Алар популяр «Шератон» отелендә урнашкан. Җәвит абый...
-
Лениногорскида сабын кайнату серләренә өйрәтәчәкләр
Шәһәрнең "Дари добро" үзәгендә сабын кайнату буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Үз кулларың белән экологик яктан чиста сабын ясарга теләүчеләрне 23-24 март көннәрендә көтәләр. 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр булачак. Мастер-класс түләүле. Белешмәләр өчен телефон: 8919-64-82-098 6+.
-
Керкәледә Нәүрүз бәйрәме узды (фотолар)
Керкәле авылында бүген гөрләтеп Нәүрүз бәйрәме уздырганнар. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән үткән. Самавырдан кайнар чәй эчеп, коймак белән сыйланганнар. vk.com фотолары
-
Интернет-сәүдә – арзанмы, алдаумы?
Соңгы елларда интернет-кибетләр белән кызыксынучылар артты. Сатучылар халыкны үзләре шуңа тартып кертергә тырыша. Гадел хезмәт күрсәтүчеләр янәшәсендә кешене ярык тагарак янында утыртып калдыручылар да очрый. Быел ел башыннан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә Татарстан халкыннан интернет-сәүдәгә кагылышлы 200гә якын шикаять кергән. Әлеге инспекциянең бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә,...
-
Лениногорскилылар, иртәгә телевизор күрсәтмәячәк
20 март көнне 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Лениногорск радио-теле үзәгендә планлы ремонт-профилактика эшләре башкару сәбәпле, барлык федераль һәм региональ тапшырулар күрсәтелмәячәк.
-
Лениногорскида Миләүшә Идиятованың концерты югары дәрәҗәдә үтте (ФОТОЛАР)
Кичә, 18 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятованың концерты узды. Концерт шулхәтле матур, югары дәрәҗәдә узды. Ул хәтта башка концертларга охшамаган иде, үзгә булды. Ул иҗат кичәсен дә (Миләүшә ханымның күптән түгел юбилее иде һәм ире Рөстәм Идиятов белән сәхнәгә чыгуларына 25 ел), дуслар, туганнар...
-
Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләре көненә күпме сөт җитештерә?
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының 18 март көненә булган мәгълүматына караганда, район аграр предприятиеләр ул көнне 46 тоннага якын сөт җитештергән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда, 5 процентка артыграк. Бер сыерга уртача 12 килограмм сөт туры килә. Республика буенча уртача күрсәткеч 14,6 кг тәшкил итә.