19 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, исегездә тотыгыз: Татарстанда балык тоту тыела
17 апрельдән Татарстанда «Нерест» операциясе башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Уылдык чәчү чорында полиция браконьер балыкчыларны аулаячак. ДПС инспекторлары балык алып барырга мөмкин булган машиналарны туктатып тикшерәчәкләр. Балыкка тиешле документлар булмаса, ул законсыз тотылган дип табылачак. Республика елга-күлләрендә даими рейдлар уздырылачак. Яр буе зоналарында һәм утрауларда полиция балык...
-
19 апрельдә Умырзая көне билгеләп үтелә
Умырзая көне кешеләрне әлеге чәчәкләрне җыймыска һәм сатып алмаска өндәү өчен булдырылган. 19 апрельдә күп илләрдә Умырзая көнен билгеләп үтәләр. Ул 1984 елда, әлеге чәчәкне саклау максатыннан, Великобританиядә кертелә, дип хәбәр итә Calend.ru. Браконьерлар гаебе аркасында аларның саны азая бара. Хәзер умырзаяларның күпчелек төре Кызыл китапка кертелгән. Бу хакта Башинформ...
-
Лениногорскиның Мәдәният сараенда "Кояшлы концерт" узды
17 апрель көнне шәһәрнең Мәдәният сараенда "Язгы игелек атнасы" кысыларында "Кояшлы концерт" узды. Аны Мәдәният сараеның өлкән буын үзешчәннәре өчен "Талант" вокал студиясенә йөрүче кечкенә артистлары әзерләгән иде. Балалар башкаруындагы җырлар, шаян шигырьләр олыларның күңеленә бик хуш килде.
-
"Иң матур пар" бәйгесенә Лениногорскидан Гүзәл белән Марсель кушылды
Бәйгебезгә яшьләр Гүзәл Мөдәрисова белән Марсель Ханбиков кушылды. Бу парны якташ җырчы Людмила Аланлының "Су буйларында" (Р.Габделхакова сүзләре) исемле клибында да күрергә була:
-
КРАСНОГОРСКОЕ ПОСЕЛЕНИЕ ТАТАРСТАНА - САМОЕ БЛАГОУСТРОЕННОЕ ПОСЕЛЕНИЕ РОССИИ
Награду главе поселения Валие Гиззатуллиной вручил министр строительства и жилищно-коммунального хозяйства РФ Михаил Мень в Москве на заседании Совета по местному самоуправлению при Совете Федерации, сообщает ИА «Татар-информ». Красногорское поселение Мамадышского района РТ стало победителем всероссийского конкурса на звание «Самое благоустроенное городское (сельское) поселение России», который проводился Минстроем России. «Вид...
-
Лениногорскилы "Тает лёд" җырына татарча видеоролик-пародия яздырган (видео)
"Грибы" төркеменең популяр "Тает лёд" җырына лениногорскилы видеоролик-пародия яздырган. Ул үзен Radmir Sakhapov дип куйган. Лениногорскилылар, сез дә клипны карагыз:
-
Лениногорскилылар, түзәргә туры килә. Җылы көннәр апрель азагында гына булачак
Әле бу атнада да салкын көннәр көтә. Явым-төшем дә булачак. Киләсе атна башында җылыта башлаячак, ди синоптиклар. Әмма карлы яңгырлар булу ихтималы зур. Җылы көннәр исә апрель азагы, май башында гына киләчәк. Температура +15 градуска кадәр җылытырга тиеш. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: тарттырылган түшәмне ничек юарга?
Мондый түшәмне юганда, сода, кер порошогы, селтеле яки кислоталы чистарту чаралары кулланырга ярамый. Бик пычранмаган 1 түшәмне коры йомшак губка яки микрофиб-ра салфетка белән сөртеп чыгарга була. Нык пычранган тарттырылган түшәмне сабынлы суга манылган йомшак чүпрәк яки губка белән юарга була. Җылы суга угычтан уылган кер сабыны салып эретергә кирәк....
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее "Язгы игелеклек атнасы"на багышланган чара үткәрде
"Язгы игелеклек атнасы" акциясе кысаларында "Исток-Башлангыч" үзәгенә йөрүчеләр шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда кунакты булды. Алар төрле экспозицияләр карады, музей эшчәнлеге белән танышты.
-
Лениногорскилылар, әзер булыгыз: алдагы көннәрдә актив циклон хөкем итәчәк
Синоптикларның мәгълүматы буенча, 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклоны йогынтысында булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә 19 апрель төнендә һәм иртән күпләп кар явып узган. Социаль челтәр кулланучылары Лениногорскида, Бөгелмәдә, Азнакайда, Баулыдагы карлы урамнар һәм юллар төшерелгән фоторәсемнәр белән уртаклаша. Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19 -21 нче апрель...
-
Лениногорск китапханәсендә экофорум үтте (фотолар)
14 апрельдә үзәк китпаханәдә "Табигатьне бергәләп саклыйк" экофорумы үтте. Анда авыл һәм шәһәр, мәктәп китапханәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Алар каршында "Степной" заказнигы дәүләт инспекторы Рафик Насретдинов чыгыш ясады. Форум барышында мастер-класс, сораштыру да үтте.
-
Лениногорскилыларга алдагы көннәргә һава торышы турында
-
Лениногорскилылар, хәерле иртә!
Юлларда бозлавык, сак булыгыз! Җәйге шиналарга күчкән булсагыз, аеруча да сак булыгыз! Шәһәрнең Чайковский урамында күп машиналар тауга каршы менә алмый, туктап кала.