19 апрель 2018 яңалыклары
-
Тимәш мәктәбе укучыларына бадминтон кирәк-яраклары тапшырылды
Тимәш мәктәбенә бадминтон уйнау өчен кирәк-яраклар бирделәр.
-
Шөгерлеләрне шимбә стадион янына чакыралар
Шөгерлеләрне шимбә, 21 апрель көнне стадион янына чакыралар. Бу хакта vk.com/shugurovo төркеме хәбәр итә.
-
Лениногорскида киләсе атнада урамнарны юачаклар
Шәһәр һәм районда санитар –экологик икеайлык бара. Аның барышында тирә-якны чүп-чардан арындыру күздә тотыла.
-
Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды
Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Ял көннәрендә Үзәк Россиядә бураннар көтелә
Урыны белән кар катламы 15 сантиметрга кадәр җитүе көтелә.
-
Булачак әниләрне тәмәке тарткан һәм исерткеч эчемлекләр кулланган өчен штрафка тартачаклар
Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты Владимир Петров йөкле хатын-кызларга исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке саткан өчен миллион сумга кадәр штраф салырга дигән канун проекты тәкъдим итте. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.
-
Зәй-Каратайлы Миннеголовларны "Җидегән чишмә" җыры кавыштырган
Аларны “Җидегән чишмә” җыры очраштырып, кавыштырган. Чибәр кыз Карабаштан туйга Зәй-Каратайга килә. “Җидегән чишмә”нең яңа гына чыккан чагы, халык күңелләрен айкап, бер тыңлауда ук кереп урнаша. Пәһлевандай гәүдәле, бөдрә чәчле егет шул җырга гармун төймәләренә баса. Менә шуннан җыр ике арада мәхәббәт җебе суза да инде.
-
Мичурин балалары янына китапханәдән десант “төшкән”
Мичурин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына китапханәдән десант килде, дип хәбәр итә китапханәче Сания Вахитова.
-
Ләйлә Дәүләтова туган көне алдыннан Хәния Фәрхине төшендә күргән
Кичә күп тамашачы яратып караган “Адәм белән Һава” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтованың туган көне иде.
-
ӨЗЛЕКСЕЗ ЧӘЧӘК АТУЧЫ ГӨЛБАКЧА
Күпьеллык үсемлекләрне бер-берсеннән 30-60 см ара калдырып утырталар. Гадәттә ул гөл ябалдашы диаметрының яртысына тигез була. Күпьеллыклар, үсә-үсә, зурая, араны зуррак та калдырырга була.
-
Бик куркыныч юл һәлакәтендә ике яп-яшь кыз үлгән (ФОТО)
Фаҗига Чувашиядә булган
-
Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ирекле укытуга каршы чыгыш ясады
Дәүләт Советы рәисе милли телләрне ата-аналарның теләге белән укыту төбәктә яшәүчеләрдә «кыенлыклар һәм аңлашылмаучанлык китереп» чыгара диде.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе юлларда сак булырга чакыра
Томан шартларында транспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарлы булырга тиеш, дип кисәтә министрлык идарәсе.
-
Татарстанда фаҗига
Татарстанның бер районында ташландык йортта мәктәп укучысының мәетенә тап булганнар.
-
Укучыларга һәм укытучыга пычак белән ташланган 17 яшьлек егет тоткарланган
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җинаять кылуда шикләнелгән 17 яшьлек яшүсмерне “ике яки аннан да күбрәк затны куркыныч ысул белән үтерергә җыену” маддәсе буенча тоткарлаган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.