19 июнь 2016 яңалыклары
-
Куакбаш балалары каникулда тик ятмый (ФОТОЛАР)
Хезмәт лагерена йөрүче балалар тырышып эшләүләрен дәвам итәләр, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Алар дару үләннәре җыялар, мәктәп бакчасында бәрәңге күмәләр, кызлар чәчәк үсентеләре күчереп утырталар.
-
Шөгердәге Нефть музеена чит илдән дә киләләр
Шөгердә узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Нефть музее (ШНБЗ) кунаклар кабул итүдән бушамый. Бирегә мәктәп укучылары да, хезмәт коллективлары да килә. Күптән түгел Польшадан нефтьче-коллегалар килде, дип хәбәр итә музейның социаль челтәрдәге төркеме. Фото да куйганнар
-
Кызынасы килсә дә...
Югары кан басымы булганнарга кызынырга ярамаганны беләбез инде. Андыйларга инсульт булырга мөмкин. Ә түбән кан басымы булганда кояш нурларының зыяны бармы соң? Әлбәттә, дип җавап бирә медицина белгечләре. Кояшта кызынганда кеше күп күләмдә сыеклык югалта һәм шуның аркасында әйләнештәге кан күләме кими. Нәтиҗәдә кан басымы тагын да төшә, шуның аркасында...
-
Керкәле мәктәбе тугызынчы классны олы юлга озаткан
17 июнь көнне "Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге" Керкәле мәктәбендә тугызынчы сыйныфлар өчен чыгарылыш кичәсе үтте, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Биш чыгарылыш укучысына тантаналы төстә аттестатлар тапшырылган. Мәктәп директоры, укытучылар котлау сүзе җиткергән.
-
Очучы пассажирларны онытып калдырган
Бер генә дә түгел, берничә дистә кеше онытылган. Германиядә Eurowings пилоты Дюссельдорф аэропортыннан 90 кешене онытып очып киткән. Рейс 19.05 сәгатьтә булган, тик ул ике сәгатькә тоткарланган. Самолетка пассажирларны ике автобуста китергәннәр. Беренче транспортка утырган 40 кеше генә Дрезденга кадәр оча алган. Калганнарының үзләре җирдә калып, йөкләре очкан. Чыганак:http://almet-rt.ru/
-
Лениногорскилылар рәхәтләнеп су керә (ФОТОЛАР)
Мондый кызу көннәрдә халыкның күбесе су буенда. Шәһәрдәге медсанчасть күле яны да гөр килеп тора. Монда май аенда кызу көннәр булганда ук коендылар инде.Быел түбән сулык реконструкцияләнү сәбәпле, шәһәрдә башка җирдә коену урыны юк. Авыл халкы нәрсә эшли, бәрәңге бакчасында һәм печән басуындамы? Фикерләрегезне языгыз.
-
Вадим Фәтхенуров Салаваттан ник киткән?
Салаватның "клавишнигы" Вадим Фәтхенуров сәхнә костюмнарын төзүче киеменә алыштырган. - Дустымның төзелеш фирмасында эшли башладым. Казаннан 15 чакрым ераклыкта бистә төзибез. Мин җитәкче вазыйфасында. Төзелеш материаллары табу, кайтарту эшләрен кайгыртам, эшнең сыйфаты өчен җавап бирәм. Бүген кул астымда 7 бригада эшли. Күпләр: "Салаваттан эштән киттеңме?" - дип кызыксына. Китеп бетмәдем,...
-
Татарстанда урып-җыю кампаниясе катлаулы булачак, ди Марат Әхмәтов
Татарстан кырларында үсемлекләрнең үсеше өчен шартлар уңай, әмма туфракта дым җитәрлек түгел. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. "Явым-төшем кирәк", - дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшкә зур игътибар бирү зарур. "7-8 ел...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә 20 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00: 53, авыз ачу вакыты 20:10.
-
Район башлыгы медицина хезмәткәрләрен котлый
Хөрмәтле Лениногорск сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Табиб һөнәре тулаем кешегә хезмәт итүгә багышланган. Җиңел булмаган көндәлек эшегездә сез кеше өчен иң кадерле булган - исәнлек сагында торасыз. Медицинада очраклы кешеләр юк. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, үз-үзеңне фида кылу - медицина хезмәткәрләренә хас...
-
Хәерле иртә, дуслар! Уңышлы көн, күтәренке кәеф телибез!