19 август 2016 яңалыклары
-
Россиянең яңа мәгариф министры күрше шәһәрдә туып үскән
Россия Мәгариф министрлыгында бүгеннән яңа министр. Дмитрий Ливановны Ольга Васильева алыштырды, ул Бөгелмәдә туып үскән, дип хәбәр итә "Бугульминская газета сайты. Моңа кадәр ул президент администрациясенең иҗтимагый проектлар белән эшләүче идарәсе начальнигы булып эшләгән. http://www.bugulma-tatarstan.ru
-
Катырылган лимон файдалы да, җайлы да
Лимонны тәмләткеч итеп файдалану өчен суыткыч камерасына куегыз. Катырылган лимонны кабыгыннан чистартмыйча гына угычта уып, теләсә кайсы ризыкка тәмләткеч итеп куллана аласыз. Аны яшелчә салатына да, туңдырмага да, аш, ярмаларга, сушига, балык ризыкларына да сибеп була.
-
Лениногорскида янгын, үлүче бар
Бүген таң белән, сәгать икеләр тирәсендә, бердәм диспетчерлык хезмәтенә Грибоедов урамында бер фатир януы турында хәбәр килә. Бишенче каттагы бер бүлмәле фатирның залында чыккан ул, сәбәбе - тәмәке тартканда саклык кагыйдәләрен үтәмәү. Балкон ягыннан бик каты төтен чыккан була, янгынны сүндереп бетергәч 1964 елгы ирнең үле гәүдәсе табыла. Лениногорск буенча...
-
2017 елда БДИ үткәреләсе көннәр тәгаенләнде
Бердәм дәүләт имтиханнары 2017 елның 26 маеннан 30 июненә кадәр дәвам итәчәк. 2017 елда БДИның вакытыннан алда үтә торган этабы 14 марттан 7 апрельгә кадәр оештырылачак. Ә төп этабы - 26 майдан 30 июньгә кадәр узачак. http://intertat.ru/tt/
-
Лениногорскида 30 градуслы кызуда трамплиннан сикерделәр (фотолар)
Бүген Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия күләмендәге ярышлар узды. Анда төрле төбекләрдән килгән 42 спортчы катнашты.
-
Лениногорскида сасы исле кием сатканнар
Бу турыда "Халык контроле" порталына Вера исемле хатын-кыз яза. Ленинградская урамындагы кибеттән эчке киемнәр сатып алган идем. Кигәнче юдым, аннан сасы ис килә башлады, ди. Аның сүзләренә караганда, сатучыга сертификат та тәкъдим ителми икән. Җавап хатына караганда, әлеге хәбәрне Роспотребнадзор идарәсенә юллаганнар, тикшерү нәтиҗәсе бераз соңрак билгеле булачак икән. Тулырак:https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/detail/1443098
-
Лениногорскида спортчыларны сәламләделәр (ФОТОЛАР)
Физкультурачылар көне уңаеннан, шәһәребезнең "Яшьлек " паркына спортның төрле төрләре белән мавыгучы егет-кызлар җыелды. - Безнең шәһәр - спортчылар шәһәре, һәм бу күп мәртәбә исбатланды , - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Друк, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрне сәламләп. Бу көнне спорт өлкәсендә уңышка ирешкән егет-кызларга стипендия, аларның тренерлары...
-
Лениногорск районында халык җыеннары бара
11 августтан районыбыз авылларында халык җыеннары бара. Бүгенге көндә җыен 12 авыл җирлегендә булып узган. Халык белән очрашуда Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, Башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, төрле ведомстволар вәкилләре катнаша. Әлеге җыеннарда 2016 елның беренче яртысына нәтиҗә ясала, халык үзен борчыган сорауларны бирә.
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәш: мәктәп формасын ничек дөрес сайларга?
Бүген республикада мәктәп, лицей укучылары өчен мәктәп формалары тегү белән шөгыльләнгән 40 оешма исәпләнә. Сайлау мөмкинлеге җитәрлек: фасоннар, төсләр дә күзне камаштыра, шул ук вакытта форманың сыйфаты да бер-берсеннән аерыла. 1 сентябрьгә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе махсус мәгълүмат кампаниесен башлады. Шул рәвешле белгечләр халыкка сыйфатсыз киемне аеырырга өйрәтә, мәктәп формасын...
-
Узган атнада Татарстанда яшәү минимумы күләме арткан
Татарстанда яшәү минимумы күләме 0,65 процентка (яки 42 сум 60 тиен) арткан һәм 6568 сум 01 тиен тәшкил иткән. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләрнең азык продуктларына чыгымнары 0,47 процентка (яки 14 сум 36 тиен) кимегән һәм 3045 сум 74 тиен тәшкил иткән. Азык-төлек булмаган товарларга чыгымнар 270 рублей 47 тиен...
-
Чын мәктәп директоры нинди булырга тиеш?
Мәктәп директорлары үзләрен педагог түгел, ә идарәче дип саный. Алар белем бирү сыйфаты белән әллә ни кызыксынмый, дәресләргә сирәк йөри. Директорлар арасында үз фәнен укыту күренеше дә кимегән. Бу - мәктәп җитәкчеләре арасында уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләре. Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты белем алу өчен уңай шартлар тудыруны төп бурычлары дип...
-
ОСАГО полисы юкка сылтау – урынсыз
Чынлыкта, автомобильләрне мәҗбүри иминиятләштерү полислары тирәсендәге гауга компанияләр тарафыннан уйлап чыгарылган, ди белгечләр. Азнакай районыннан булган бер танышым әтисенең автомобилен иминиятләштерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Баксаң, күрше районнарда ОСАГО полисын табу кыенлашкан, иминият компанияләре агентлары полис юкка сылтап үз клиентларын башка оешмаларга юллыйлар ди. Сораша торгач әлеге мәсьләнең Әлмәттә дә...
-
Плитәдән чәйнек алганда бер хатынга ут капкан
Бу хәл Түбән Камада була. 56 яшьлек ханым чәйнеге кайнап чыгып плитәдән алган вакытта күлмәге утка тиеп китә һәм киеменә ут каба. Киеме яна башлаганын күреп, каушап кала. Бәхеткә аның янында оныгы була. Ул тиз генә чиләк белән су алып килеп, әбисе өстенә сибә. Әлеге ханымның тәне шактый янырга өлгерә....
-
Лениногорскида “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе узды (фотолар)
Укулар башланыр алдыннан шәһәребездә һәр ел саен әлеге хәйрия акциясе үтә. Быел да беренче тапкыр сыйныфка баручы малай һәм кызларны нефть монументы янына җыеп, аларга уку өчен кирәк-ярак әйберләре тутырылган портфельләр тапшырдылар. Күп гаиләле, аз тәэмин ителгән яки әти-әнисе инвалид булган гаиләдә тәрбияләнүче 82 балага тәтеде бу бәхет. Булачак укучыларга...
-
Лениногорскилылар, "Ишегалды бәйрәме"нә килегез!
Бүген, 19 август көнне, 12 нче ТОС үзидарәсе җәмәгатьчелеге ЭПУ "Лениногорскгаз" идарәсе белән берлектә станциядә урнашкан Мәдәният йортында "Ишегалды бәйрәме" уздырачак. Башлана 17.30 Килегез, кызык булачак!