19 октябрь 2020 яңалыклары
-
Камил Сәмигуллин җомга намазын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге аккаунтында имамнарга һәм Татарстанда Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар турында искә төшерде, ул җомга намазларын кыскартырга өндәде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Лениногорскилылар "Тоталь диктант" яздылар
Узган атнаның шимбәсендә лениногорскилылар “Тоталь диктант” язды.
-
Трактор арбасында баручы ир-ат һәлак булган
15 октябрьдә көндезге икеләр тирәсендә Чистай районындагы Татар Гадельшасы авылында 53 яшьлек ир-ат һәлак була. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иттеләр
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итте. Ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.
-
Быел Татарстан «Мәдәният» проекты буенча 170 миллион сумнан артык акча алачак
2020 елда Татарстан театрлары, мәдәният йортлары һәм китапханәләр 170 миллион сумнан артык акча алачак. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча субсидияләр турындагы боерыкны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган.
-
Шәһәр судында суд аппараты хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Лениногорск шәһәр судында тантаналы шартларда суд аппараты хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
-
Пенсия килә торган көнне һәркем үзе сайлый алачак
Пенсия ала торган банкны алмаштырган кешеләр акчаны алу көнен үзгәрешсез калдыра ала. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.
-
19 октябрьгә Лениногорскида Covid-19ның яңа очрагы ачыкланды
19 октябрьдә Татарстанда коронавирусның 45 яңа очрагы теркәлде, шуның бео очрагы Лениногорскига туры килә.
-
Татарстанның күп балалы гаиләләре салым түләү өчен 31 млн сум күләмендә ташлама алды
Татарстанда күп балалы гаиләләр милек салымнарын түләү өчен 31 миллион сум күләмендә ташлама алды. Россия Федераль салым хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2нче камераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина шулай дип белдерде.
-
Сарабиккол авылы олы шәхесне онытмый
Быел Сарабиккол авылының олы шәхесе, исән булса, Әгъдәс Хөсәен улы Борһановка 100 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, 2018 елда безнең арадан китте. Ләкин без, аның авылдашлары, хөрмәтле якташыбызны онытмыйбыз, һәрвакыт искә алабыз.
-
Лениногорскилылар да "кайнар линия"гә шалтырата ала
“Мәрхәмәт-Милосердие” Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча Уполномоченные, шулай ук Татарстан Профсоюзлары федерациясе белән берлектә “кайнар линия” үткәрә.
-
19 - 25 октябрь атнасына йолдызнамә
Кучкар Ялгыз кучкарларны романтик очрашулар көтә. Ләкин мөнәсәбәтләрнең дәвамлы булу мөмкинлеге зур түгел. Бу вакыт аралыгында үзегезгә ошый торган өлкәдә үз белемнәреңне арттыру өчен бик яхшы чор. Күптән балалар турында уйланып йөрүчеләргә теләкләрен тормышка ашыру өчен кулай вакыт аралыгы.
-
Эксперт sim-картаны алыштырырга кирәк булган очраклар хакында сөйләде
Әгәр кәрәзле элемтәнең сыйфаты начарайса яки смартфонда контактлар лимиты бетсә, sim-картаны алыштырырга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.