19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Татарстанда Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Парклар һәм скверлар елы логотибын раслады. Татарстан Республикасы Президентының "2015 елны ТР да Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында"гы указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Ел логотибын эшләү йөкләнгән иде. Логотипта яфраклы агач образы кулланылган, ә аның...
-
Лениногорск районы Чүте авылында мәчет ачылды
Мәчет - безгә бик кирәк иде, ди аның ачылу көнендә бергә җыелган авылдашлар. Элек-электән намазны, бигрәк тә гает намазларын бер йортка җыелып укыганнар. Бүген 60-70 яшьлек апа-абыйлар үзләре бала чакларда да авылда мәчет булуын хәтерләми. Егерменче гасыр башында булган ул, тик революция, гражданнар сугышы чорында манарасын кисеп, клуб ясаганнар. Ул...
-
Лениногорскида томан, буран, кар ява
Лениногорскида бүген ишеп кар ява, шуның өстенә томан да. Шәһәр урамнарында тракторлар иртәдән үк эшли, тик кар бертуктаусыз ява. Машиналарын берничә минутка калдырып китүчеләр, аны кардан чистартырга мәҗбүр.
-
"Яшьлек" сортлы карабодай
Татарстанда туклыклы һәм татлы карабодай сорты эшләнде, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм фәнни-тикшеренү институты. Яңа сортлы карабодай дәүләт сынавына тапшырылган. "Яшьлек" дип аталучы карабодайның әлеге сорты салкынга һәм корылыкка чыдам һәм күп орлыклы булуы белән басу-кырларда үз урынын тиз табарга тиеш. Карабодай татлы һәм организмда тиз эшкәртелә икән....
-
2015 елда өйләнү кыйммәтләнә
Яңа елның беренче көненнән гражданлык хәле актларын теркәү өчен дәүләт пошлиналары һәм ЗАГС органнары башкарган юридик гамәлләр өчен түләү бәяләре арта. 1 гыйнвардан өйләнешергә теләүчеләргә 650 сум түләргә туры киләчәк. Гражданлык хәле актлары язмаларына төзәтмәләр керткәнче бу сумма 150 сумга азрак иде. Аерылышучы парларның һәркайсына 650 шәр сум түләргә туры...
-
Лениногорскида – “туры элемтә”
25 декабрьдә 17.00дән 18.30 сәгатькә кадәр халык белән "туры элемтә" үткәрелә. Сорауларга торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, медицина, социаль, мәгариф, хокук саклау органнары вәкилләре җавап бирәчәк. Шалтырату өчен телефоннар: 5-06-12, 5-14-48, 5-15-41, 5-13-80, 6-15-99.
-
Лениногорск чүп-чарын яңа оешма җыя
1 гыйнвар көнне чүп салынган пакетларын тотып чыгучылар тимер чүп савытлары урынына евроконтейнерларны күреп, гаҗәпкә калыр, мөгаен. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки яңа елдан без - шәһәрлеләрнең каты көнкүреш калдыкларын чыгару эше белән "Мехуборка" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә башлый. Егерме ел эш тәҗрибәсе булган әлеге оешма Россиянең шактый һәм республиканың Казан,...
-
Икмәк бәясе артмаячак
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләрне арттырмас өчен 2015 елның гыйнварыннан азык-төлек фондындагы арзанлы онны кулланачакларын хәбәр итте. Бу көннәрдә икмәк бәясен кинәт кенә 7-10 сумга арттырдылар. Шуның аркасында хәзер ипигә төрле кибеттә төрле бәя күрергә була. Бәя белән уйнауны туктату өчен фондтагы онны эшкә җигәргә кирәк, ди...
-
Cиноптиклар буран һәм юеш кар фаразлый
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга җитүче көньяктан җил, күз күреме 1-2 чакрым тәшкил иткән буран (Казанда төнлә һәм иртән), шулай ук бозлавык көтелә. Болытлы һава, төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда - кар һәм юеш кар. Юлларда бозлавык...