19 декабрь 2019 яңалыклары
-
Казанда узучы съезд эшендә лениногорскилылар да катнаштылар
Бүген Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең XIV съезды узды.
-
Владимир Путин Ленин гәүдәсен мавзолейдан чыгармауны сорады
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдәге Кызыл мәйданда урнашкан мавзолейдан Ленин гәүдәсен чыгаруга каршы. Бу совет заманын сагынып искә алучы халыкның тискәре фикерен тудырырга мөмкин. Владимир Путин зур матбугат конференциясе вакытында шундый фикерен әйтте.
-
Лениногорскида театр коллективлары җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпованың иҗат кичәсе узды
“Айсылу” балалар театры һәм “Яшьләр” театры җитәкчесе, режиссеры, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты, "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгьзасы, туган авылы Кирлегәчтә һәр елны "Яшьлегемә кайттым янә", "Остазым" кебек кичәләр үткәрүче Зөмәрә Шәрәпованың юбилее уңаеннан шәһәрдә үзәк китапханәдә иҗат кичәсе узды.
-
Лениногорск җиңүче булды
Казанда “Ел спортчысы-2019” тантаналы чарасы узды. Анда республика буенча спорт өлкәсендәге уңышларга, күрсәткечләргә йомгак ясадылар.
-
Салават Фәтхетдиновнең улы «Ел алгарышы» номинациясендә җиңүче булды
«Ел спортчысы-2019» тантанасында җырчы Салават Фәтхетдиновнең улы Рөстәм Фәтхетдиновне «Ел алгарышы» номинациясендә бүләкләделәр.
-
ТАССРның 100 еллыгын ачуга багышланган тантанада Лениногорск делегациясе дә катнаша
Бүген 16.00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла. Әлеге чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация дә катнашачак.
-
Рөстәм Миңнеханов 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
-
Дәвалау үзенчәлегенә ия 10 ризык
Аларны көн саен ашарга тырышыгыз.
-
Данир Сабиров концертында - эвакуация!
Кичә кич Казанда «УНИКС» концертлар залы бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Билгесез кеше телефоннан шалтыратып, бинага бомба куелу турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләде.
-
Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьне Татарстанда ял көне дип игълан итте
Татарстан Президенты үзенең Instagramында Яңа ел алдыннан булган эш көнен 28 декабрьгә күчерү турында хәбәр итте.
-
Түбән Чыршылы авылында яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәләр (Фотолар)
Түбән Чыршылылар әнә ничек матур итеп яңа ел бәйрәмнәрен каршы алырга әзерләнәләр.
-
2020 елда Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә
2020 елда Россиядә 8 кыска эш атнасы көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.